Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Раштуа бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

2009 елның 6 гыйнвары, сишәмбе
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Әлеге олуг бәйрәм җир йөзендәге барча христианнарга могҗиза рухы, изге ниятләр иңдерә, көндәлек тормышка илаһи ямь өстәп, йөрәкләрне иман һәм мәхәббәт хисләре белән сугара. Иисус Христосның дөньяга килүе кешелекнең иң камил әхлаклы, иң яхшы тормышка ирешүгә өмете уянуын гәүдәләндерә.

Раштуа борынгы заманнардан ук гаилә һәм балалар бәйрәме булып санала. Православие динен тотучылар Изге Гаиләне һәм сабый Иисусны данлыйлар, димәк ана булу, гаилә татулыгы, игелек һәм шәфкать идеалларының асылына ныграк төшенәләр. Әлеге рухи кыйммәтләр күпмилләтле Татарстанда үзара килешеп һәм дуслашып яшәүче барлык традицион конфессияләр өчен якын һәм аңлаешлы. Узган Гаилә елы да моны бик ачык чагылдырды.

Юлыбызда нинди генә кыенлыклар очрамасын, динле кеше яхшылык өмет итә, тормыш юлын Вифлеем йолдызы яктыртып торачагына ышана.

Кадерле ватандашлар, изге Раштуа бәйрәменең илаһи тылсымы күңелләребезгә иман нуры өстәсен, һәрбер йортка иминлек, бәхет, шатлык китерсен!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International