Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: "Бүген җәмгыятьтә дини һәм әхлакый нигезләрне ныгыту аеруча мөһим"
2009 елның 30 гыйнвары, җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев диннәргә тигез караш тәрбияләүне Россия җәмгыятенең иң мөһим бурычларыннан берсе дип саный.
"Россия - күп милләтле дәүләт һәм бездә традицион диннәр белән бергә башка диннәр дә бар. Шунлыктан җәмгыятьтә башка диннәргә тигез караш тәрбияләү мөһим", - диде М.Шәймиев "Интерфакс" агентлыгына биргән интервьюсында. Әлеге уңайдан ул Мәскәү һәм бөтен Русиянең яңа сайланган патриархы Россия Федерациясендә башка традицион дини конфессияләр белән конструктив хезмәттәшлек булдыру курсын үткәрер дип өметләнә.
"Әлеге курсны мәрхүм патриарх Алексий II үткәрде. Патриарх Кирилл да, бернинди икеләнүсез, әлеге юнәлештә күп нәрсә эшли алачак. Бүген җәмгыятьтә дини һәм әхлакый нигезләрне ныгыту аеруча мөһим. Бу дәүләтнең дә, илебездәге төп диннәрнең дә бурычы", - дип ассызыклады республика башлыгы.
Татарстан башлыгы билгеләп үткәнчә, Россиядә атеистик җәмгыять төзү буенча уңышсыз һәм кирәкмәгән омтылышлардан соң күп еллар үткәч гражданнарга дин тоту ирегенә конституцион хокуклары кире кайтарылды. Шунлыктан илебездә башка бер дәүләттә дә булмаганча руханиларның роле гаять зур.
"Мин Помест соборы тарафыннан үткәрелгән сайлауга зур хөрмәт белән карыйм, анда күпчелек тавыш митрополит Кирилл файдасына бирелде. Мин аның белән берничә тапкыр очраштым, мирополитның дин тотучыларга Аллаһ сүзен үтемле итеп аңлата белүе миндә яхшы караш тудыра", - дип ачыклык кертте М.Шәймиев.
Аның сүзләренә караганда, биредә сүз Кириллның гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән һәм, аерым алганда, телевидениедә яңгыраган чыгышлары турында бара. Татарстан Президенты ассызыклап үткәнчә, аның атналык "Слово пастыря" телетапшыруы дин тотучылар өчен генә түгел, ә диннән ерак торган кешеләр өчен дә тәрбияви әһәмияткә ия. "Шунысы игътибарга лаек, митрополит Кирилл бер генә актуаль проблеманы да читләтеп узмый, гражданнарның барлык сорауларына да җавап бирә", - диде М.Шәймиев.
Аның фикеренчә, зур тизлектә үзгәрүче дөньяда теләсә кайсы дин алдында консерватизмны - гасырлар дәвамында формалашкан кагыйдә һәм традицияләрне һәм үсеш кичерүче иҗтимагый аңны үзара яраштыру проблемасы тора.
"Бу - реаль проблема, һәм руханиларга, аларның нинди дин тотуларына бәйсез рәвештә, реформа тарафдарлары белән дә, традиционалистлар белән дә уртак тел табарга кирәк", - дип саный М.Шәймиев. Ә бу бер дә җиңел бурыч түгел һәм аны хәл иткәндә, республика Президенты билгеләп үткәнчә, зур түземлелек, зирәклек күрсәтергә, шулай ук бер-береңә юл куя белергә кирәк, чөнки дин тотучылар реаль дөньяда яши.
Сүзен йомгаклап, М.Шәймиев Россия җәмгыятендәге һәр дини җитәкче алдында - патриарх булсынмы ул, мөфти яки раввинмы - һәрвакыт хакимият белән үзара мөнәсәбәтләр проблемасы торды һәм торачак. "Әлеге мәсьәләдә яңа патриарх та дәүләт белән конструктив диалог һәм хезмәттәшлек булдыру ихтыяҗыннан чыгып эш итәр дип уйлыйм. Мин митрополит Кириллны Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы итеп сайлануы белән котлыйм, аңа иминлек һәм озын гомер телим", - диде М.Шәймиев.
"Интерфакс" МА, 2009 елның 29 гыйнваре
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз