Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Мөрәҗәгате
2009 елның 7 марты, шимбә
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйм!
Кешелекнең мәхәббәт, гүзәллек, ана булу, игелек һәм шәфкать кебек мәңгелек хәзинәләрен берьюлы чагылдырган башка бәйрәм юктыр, мөгаен. Бу бәйрәм социаль, милли, дини чикләрне белми, ул һәрберебез өчен бердәй кадерле һәм аңлаешлы. 8 Мартны без һәрвакыт яз килү һәм табигатьнең уянуы дип күзаллыйбыз.
Барлык заманнарда һәм барлык халыкларда хатын-кыз иң асыл сыйфатлар чагылышы булып санала. Шагыйрьләр, музыкантлар, философлар тарафыннан дан җырланган, талантлы рәссамнар һәм сынчылар тарафыннан сурәтләнгән гүзәл хатын-кыз образы кешелекнең камиллеккә омтылышында юл күрсәтүче йолдыз булып тора. Хатын-кызлар, язгы чәчәкләр кебек, дөньяга шатлыкны, мәхәббәтне гәүдәләндерәләр, үзләренә гашыйк ир-атларны игелекле эшләргә илһамландыралар.
Француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпери әйткәнчә, "без барыбыз да балачак иленнән". Һәркем үзен тудырган, иркәләп үстергән, тормышта туры юл күрсәткән әнисе йөзен үз күңелендә мәңге саклый. Кем генә, нинди телдә генә әйтмәсен, "әни" сүзе - җылы сүз, ул һәрчак ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән әйтелә. Бу сүздә хатын-кызга Ходай үзе биргән сәләт - бала тудыру тылсымы чагыла.
Нәселне дәвам итүче һәм гаилә учагын саклаучы хатын-кызда бөек иҗади башлангыч саклана һәм ул үзенә карата кадер-хөрмәт һәм җаваплы мөнәсәбәт таләп итә. Моны аңлау безнең катлаулы заманда бик мөһим, чөнки кайвакыт хатын-кызлар, эмансипация дулкынына бирелеп, эш һәм карьераны гаилә учагыннан өстенрәк күрәләр.
Борынгы көнчыгышта: "Ир бала тәрбияләсәң - ир-ат тәрбиялисең, кыз бала тәрбияләсәң - милләт тәрбиялисең", - дигәннәр. Күпмилләтле халкыбызның тарихы лаеклы дәвам итүен теләсәк, без рухи кыйммәтләребезне буыннан буынга тапшыру өчен, балаларыбызда гаилә һәм никахка, ата-анага ихтирам тәрбияләү өчен бөтен шартларны тудырырга бурычлыбыз.
Республикада узган Гаилә елында әлеге юнәлештә күп эшләр башкарылды. Без җәмгыятебездә рухи мөмкинлекләрнең киң һәм күпкырлы икәнлеген күрдек. Татарстанда балаларның күбрәк тууы, ятим балаларны тәрбиягә алучы гаиләләр, өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтүчеләр саны арту шуны дәлилләп тора. Биредә хатын-кызларыбызның роле дә бик зур.
Вакытлыча икътисадый кыенлыкларга кармастан, без алга таба да үзебезнең рухи мөмкинлекләребезне шулай нәтиҗәле рәвештә тормышка ашырырбыз, аларны игелекле гамәлләрдә чагылдырырбыз дип ышанам. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, ярдәмчел һәм юмарт булганыгыз өчен, йөрәгегез җылысы һәм күтәренке рухыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Спорт һәм сәламәт яшәү елында спортчы хатын-кызларыбызга - Пекинда Бөтендөнья Олимпиадасында һәм башка халыкара, бөтенроссия һәм республика ярышларында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга тирән ихтирам белдерәсем килә. Сез ир-ат атлетлар көнләшерлек югары уңышларга ирешәсез. Сезнең тырыш хезмәтегез һәм олы җиңүләрегез нигезендә газиз республикабызның спорттагы абруе югырырак күтәрелә, татарстанлылар, бигрәк тә яшьләр арасында физкультура һәм спорт популярлаша бара, 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья универсиадасы кебек гаять зур спорт ярышлары үткәрү мөмкинлеге туа. Безнең уңган хатын-кызларыбыз спортта әле тагын да югарырак нәтиҗәләр белән шаккаттырырлар дип өметләнәм.
Татарстан хатын-кызлары арасында барыбызга да үрнәк булырлык шәхесләр күп. Әмма Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта һәм тылда җиңү өчен көрәшкән, сугыштан соңгы елларда илебезне коточкыч җимерекләрдән үз җилкәләрендә алып чыккан хатын-кыз ветераннарга хөрмәтебез аерата зур безнең. Сезнең батырлыгыгыз каршында без баш иябез. Сез барыгыз да, ир-ат ветераннар белән беррәттән, халкыбызның горурлыгы һәм вөҗданы дип аталырга хаклысыз. Бәхетле булыгыз, балаларыгызны, оныкларыгызны, оныкларыгызның балаларын акыллы киңәшләрегез, сөйкемле күз карашыгыз белән шатландырып озак-озак яшәргә язсын сезгә!
Бүгенге көндә республика эшчәнлегендә хатын-кызлар катнашмаган өлкә юктыр, мөгаен. Гүзәл затларыбыз дәүләт хакимияте һәм җирле хакимият органнары эшендә, эшкуарлыкта, банк хезмәтендә, фәндә һәм башка даирәләрдә көннән-көн активрак роль уйный башладылар. Хатын-кызларның иҗтимагый-сәяси позицияләре актив һәм җаваплы. Моны күптән түгел генә узган Татарстанның Дәүләт Советына сайлаулар тагын бер кат исбат итте. Аның яңа составына керүче хатын-кыз депутатлар Татарстан дәүләтчелеге үсешенә һәм республика алдында торучы бурычларны хәл итүгә үз өлешләрен кертер дип ышанам.
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Без, ир-атлар, бүген сезгә гел йөрәктә саклап йөрткән иң назлы сүзләребезне аеруча дулкынланып әйтәбез.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телим сезгә, кадерле хатын-кызлар!
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев
Бүлешү:
ЧИТАТЬ ВСЕ ПУБЛИКАЦИИ
Выступления, интервью
2
август, 2022 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында чыгышы
Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез! Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм! Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.
21
июль, 2021 ел
Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»
https://vatantat.ru/2021/07/59102/ Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе – Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде. – Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.
23
апрель, 2021 ел
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы
Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые соотечественники! Дорогие гости! Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!
27
май, 2020 ел
Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады»
Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз