Максатыбыз – Универсиаданы онытылмас бәйрәмгә әйләндерү

2009 елның 27 марты, җомга
Татарстан Президенты "Интерфакс" хәбәрчесе белән әңгәмәсендә XXVII Бөтендөнья Универсиадасын үткәрүгә әзерләнүнең барышы турында сөйләде.

Минтимер Шәрипович, Сочида РФ Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү Советы утырышы булып узды. Анда Бөтендөнья студентлар Универсиадасын уздыру буенча әзерлекнең барышына кагылышлы нинди мәсьәләләр каралды?

– Спорт корылмаларын төзү буенча барлык мәсьәләләр тикшерелде. Универсиадага әзерләнүнең 2014 елда Сочида уздырылачак Олимпия уеннарына әзерләнү белән бергә, шундый да югары дәрәҗәдә, дәүләт җитәкчесе катнашында каралуы әлеге халыкара ярышларның бик зур әһәмияткә һәм статуска ия булуы турында сөйли. Аларның оештыру ягыннан иң югары дәрәҗәдә уздырылачагына ышаныч тудыра бу.

Утырышта безнең тарафтан Казанда беренче тапкыр Бөтенроссия спорт форумын үткәрү тәкъдим ителде. Татарстан физик культура һәм спортны үстерүне һәрвакыт игътибар үзәгенә куеп килә. Соң-гы елларда бездә 28 Боз сарае төзелде, һәр вузда студентларга, спортның массакүләм төрләре белән шөгыльләнү өчен, спорт базалары бар. Хоккей, футбол, баскетбол, волейбол кебек спортның аерым төрләре буенча спортчыларыбыз соңгы елларда Россиядә генә түгел, халыкара ярышларда да алдынгы урыннарны алып килә.

Минтимер Шәрипович, Универсиадага әзерләнү процессының бүгенге торышы турында җентекләбрәк сөйләп үтмәссезме?

– Сүземне Универсиаданы үзебездә үткәрү хокукын алу көрәшендә җиңеп чыгуыбызның безнең өчен гаять әһәмиятле булуыннан башлыйсы килә. Җиңүгә без шундук түгел, икенче омтылыштан соң гына ирештек бит. Башта 2011 елгы Универсиаданы үткәрүгә гариза биреп карадык, тик ул чагында безгә тавыш саны җитеп бетмәде. Бөтендөнья Универсиадасы – әһәмияте ягыннан Олимпия ярышларыннан соң икенче урында торучы спорт бәйгесе. Әлеге уеннар программасы унөч төп һәм унике өстәмә спорт төрен: җиңел атлетика, нәфис гимнастика, волейбол, баскетбол, футбол, йөзү һ.б. үз эченә ала. Универсиаданы оештыручы – дөньяның 141 дәүләтен берләштергән Халыкара студент-лар спорты федерациясе (FISU). Универсиада ике елга бер мәртәбә уздырыла. Анда 17дән 28 яшькә кадәрге студентлар һәм аспирантлар катнаша.

Шунысы игътибарга лаек: үзенең бөтен тарихында Универсиада әлегә Россиядә нибары бер генә тапкыр – 1973 елда Мәскәүдә үткәрелде. Безнең республикада, беренче чиратта, Казанда зур үсешкә ирешкән спорт челтәре бар. Болар – хоккей, футбол, баскетбол, волейбол, су тубы, чирәм хоккее һәм спортның башка төрләре буенча халыкара күләмдә ярышлар үткәрелеп килә торган заманча спорт корылмалары. Безнең спортчылар илебез спортын үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Мәсәлән, Пекинда узган Олимпиадада Татарстаннан унике спортчы катнашса, шуларның җидесе өйләренә медальләр белән кайтты. Өчесе алтын медаль белән бит әле. Күптән түгел Харбинда үткәрелгән кышкы Универсиадада республикабыз спортчылары 30 медаль яулады, безнең хоккейчылардан торучы яшьләр хоккей командасы беренче урынны алды. Республикада яшәүче һәр биш кешенең берсе физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Узган елда гына да Татарстанда төрле дәрәҗәдәге барлыгы 700дән артык ярыш уздырылды, шуларның күпчелеге – Казанда. Шуңа күрә безнең башкала, бернинди арттырусыз, әкренләп гомумроссия һәм Европа дәрәҗәсендә спорт үзәкләренең берсенә әйләнеп бара.

Бүгенгә Универсиада үткәрү өчен кирәкле спорт корылмаларының 40 проценты төзелгән инде. Тик кайберләрен, Универсиада кебек гаять зур дәрәҗәдәге ярыш таләпләреннән чыгып, реконструк-цияләргә кирәк.

Быел Теннис академиясе файдалануга тапшырылачак. Дөньякүләм стандартларга туры килүче корылма бу. Анда ябык кортлар да, ачыклары да бар. Шуннан соң Көрәш сарае һәм башка корылмалар әзер булачак. Универсиада үткәрү өчен барлыгы 64 спорт объекты кирәк. Аларның бер өлеше, әйтеп үткәнемчә, инде әзер, әмма тагын егерме тугыз объект төзисе бар әле. Универсиада авылын төзү моңарчы иң четерекле мәсьәлә булып килде. Биредә спортчылар, тренерларга, гомумән алганда, 8-10 меңләп кешегә хезмәт күрсәтеләчәк. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: Универсиада кысаларында безгә 170 илдән 50 меңнән артык кеше килүен көтәбез.

Россия җитәкчелеге, 2013 елгы Универсиаданы үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы алдыннан, Универсиада авылын төзү эшләрен финанслау тулысынча федераль бюджет средстволары хисабына хәл кылу турында бик мөһим карар кабул итте. Казанның бик зур студентлар шәһәре (бездә 100 меңнән артыграк егет-кыз укый) булуы белән дә бәйле карар бу. Безнең барлык университетларыбыз да – федераль буйсынуда. Әлеге комплексны төзү барышында вузларның нык үсешле инфраструктурага ихтыяҗы исәпкә алыначак.

2013 елгы Универсиаданың оештыру комитеты утырышында аның рәисе, беренче вице-премьер Игорь Шувалов, Универсиада төгәлләнгәннән соң бу авыл бик шәп студентлар шәһәрчегенә әйләнәчәк, егет-кызлар биредә үзләрен уңайлы хис итеп, төрле яклап үсү һәм сыйфатлы белем алу мөмкинлегенә ирешәчәк, дип ассызыклады. И.Шувалов җитәкчелегендәге оештыру комитеты тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Ул РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Россия студентлар спорт берлеге, башка министрлыклар, ведомстволар белән берлектә зур эш башкара. Бүгенгә спорт корылмаларының тулы исемлеге, аларны финанслау тәртибе, файдалануга кертүнең башлангыч сроклары билгеләнде.

Барлык корылмалар, шул исәптән спорт корылмалары да алардан алга таба максатчан файдалануны күздә тотып төзелә. Өстәвенә алар заманча булачак: иң югары дәрәҗәдәге халыкара ярышларны үткәрү мөмкинлеген бирәчәк.

Кризис аркасында Сочида Олимпия объектлары төзелешен финанслау 15 процентка кимеде. Казанда спорт корылмалары төзелешен финанслау да шундый ук язмышка дучар булмасмы?

– Миңа мәгълүм булганча, төзелеш материаллары бәясенең берникадәр очсызлануына гына бәйле бу. Шуңа күрә әлеге чара билгеләнгән объектларны үз вакытында файдалануга тапшыруда чагылыш тапмаска тиеш. Кирәкле объектларны финанс-лау һәм төзү белән бәйле мәсьәләләрнең хәл ителәчәгенә шигебез юк. Алай гына да түгел, Универсиада башланырга инде бер ел кала ук без FISU комиссиясенә барлык спорт объектларын, шулай ук әзер инфраструктураны тәкъдим итәргә ниятлибез.

Универсиаданың 2014 елда Сочида Олимпия уеннарына бер ел кала үткәрелүеннән чыгып, Россиянең, глобаль финанс кризисына карамастан, шундый киң колачлы төзелеш белән бәйле проблемаларны хәл итү үрнәген дөньяга күрсәтүе чиктән тыш мөһим. Оештыру комитеты утырышында кабул ителгән карарларның илнең икътисадый һәм финанс өлкәләрендәге барлык факторларны исәпкә алуын ассызыклап үтәсем килә. Бу карарлар чынбарлыктагы мөмкинлекләребезгә нигезләнгән, анык, һәм, минемчә, үтәлердәй. Аларны кабул иткәндә республикада әзерлек эшенең башкарылуы, аерым алганда, җир кишәрлекләрен бүлеп бирү белән бәйле проблемалар чишелешенең табылуы, шулай ук коммуникацияләрнең җайга салынуы да (спорт объектларын төзү бәясендә уңай чагылыш табачак бу) исәпкә алынды. Без әлеге проектка кризиска каршы программа буларак та өмет баглыйбыз, чөнки төзелешкә күпсанлы эшче көчләр җәлеп ителәчәк. Әлеге процесска без бүген кризис аркасында урамда калган эшче кулларны да тартып кертәчәкбез. Шәһәр коммуникацияләрен һәм кирәкле инфраструктураны урнаштыру буенча Казанның меңьеллыгына әзерләнү барышында тупланган уңай тәҗрибәдән файдаланачакбыз.

Минтимер Шәрипович, республика Универсиадага әзерләнүдә моңа кадәр шундый ук спорт уеннарын үткәргән илләр тәҗрибәсен өйрәнәдер. Моннан Сез үзегезгә нинди дә булса файдалы нәтиҗә чыгарасызмы?

– Һичшиксез. Казан кандидатурасын Универсиада үткәрү хокукын яулауга тәкъдим иткәнче үк, без башка илләрдә шундый ярышларга әзерләнү һәм аларны үткәрү процессында нәрсәләрнең эшлән-гәнлеген һәм эшләнүен өйрәндек. 2011 елда Универсиаданы Кытайның Шеньжень шәһәре кабул итәчәк, безнең делегация анда берничә тапкыр булып кайтты инде. Проектларны дөньякүләм тәҗрибәдән һәм әһәмиятле теге яки бу спорт чараларын үткәргән шәһәрләр тәҗрибәсеннән чыгып сайлап алабыз. Өстәвенә, оештыру мәсьәләләрендә дә, төзелеш ягыннан – спорт корылмалары конструкцияләре мәсьәләсендә дә барлык нечкәлекләренә кадәр өйрәнәбез.

Шул ук вакытта Татарстандагы Универсиада үзенчәлекләргә дә ия булачак. Без хәзер оештыру комитеты һәм РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы белән берлектә Универсиада девизын уйлап табу өстендә эшлибез. Әйтергә кирәк, кызыклы гына идеяләр һәм тәкъдимнәр байтак инде. Минемчә, Россия халыкларының бердәмлеген, илебездә тотрыклылыкның нигезе һәм башка дәүләтләр өчен үрнәк булып торучы конфессияара һәм милләтара толерантлыкны күрсәтү нигез итеп алынырга тиеш аңа. Татарстан өчен гади генә сүзләр түгел, бәлки тормыш рәвеше бу, һәм әлеге төшенчәне без спорт теленә күчерә алырга тиеш. Озакламый Универсиаданың төп символын эшләүгә бәйге игълан ителәчәк. Гәрчә инде бүген үк, Казанның элек-электән фәнни үзәк булып торуыннан, биредә фән, техника өлкәсендә дөньякүләм әһәмияттәге ачышлар ясалуыннан чыгып, бик кызыклы фикерләребез бар. Башка илләрдә Универсиада уздыру тәҗрибәсеннән чыгып, шуны әйтергә мөмкин: һәр ил иң элек үз казанышларын һәм мөмкинлекләрен күрсәтергә омтыла.

Мең еллык башкалабыз Казан шәһәренең данлыклы тарихы белән илебезнең горурланырлыгы бар. Димәк, Универсиада символикасын сайлап алу эшендә иҗат өчен иксез-чиксез киңлекләр ачыла, дигән сүз. Бик тә үзенчәлекле һәм кыю идеяләрне тормышка ашыру өчен реаль җирлегебез бар.

Гомумән, без оптимистик рухка көйләнгәнбез. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын иң югары дәрәҗәдә уздыруда һәм аны барлык спортчылар, спорт сөючеләр өчен онытылмас бәйрәмгә әйләндерүдә мөмкин булганның барын да эшләячәкбез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International