Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев Пасха бәйрәме белән котлавы

2009 елның 19 апреле, якшәмбе
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне куанычлы бәйрәм – Христосның яңадан туу көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

Пасханың шатлыклы, якты рухы менә инде ике мең елдан артык дөньядагы барлык христианнарның йөрәкләренә җылылык һәм нур өсти. Бу олы бәйрәм яхшылыкның явызлыкны һәрчак җиңәчәгенә ышанычны, мәхәббәт һәм мәрхәмәт, киләчәккә матур өмет, кешеләргә игелек кылу кебек кыйммәтләрне гәүдәләндерә. Иисус Христосның терелеп күккә ашуы – бөек могҗиза ул, миллионлаган кешеләр гаделлек һәм хакыйкать юлыннан тайпылмыйча, төрле кыенлыкларга, сынауларга бирешмичә, тормыш сукмаклары буйлап мәгърур атлау өчен шул илаһи сердән рухи-әхлакый көч ала.

Бүген республикабызның көннән-көн үсә һәм чәчәк ата баруына омтылыш күпмилләтле Татарстанда яшәүче төрле диндәге халык вәкилләрен берләштерә, алар ихлас күңелдән җәмгыятебездә урнашкан тынычлык һәм татулыкның тагын да ныгуын телиләр. Мондый бердәмлек Татарстанның киләчәге имин һәм якты буласына ышанычыбызны арттыра.

Пасха бәйрәмендә Ходайдан иңдерелүче зирәк акыл йөрәкләребезгә керсен! Һәр йортта мәхәббәт һәм татулык урнашсын! Сезгә, якыннарыгызга бәхет, иминлек һәм исәнлек-саулык телим.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International