Тунис Казанга тартыла

2009 елның 29 апреле, чәршәмбе
Кичә ТДГПУ бинасында Голландиядәге Гарәп фонды президенты, Гарәп киносы фестивале директоры, Тунистагы "Салиха" гыйльми-тикшеренүләр ширкәте рәисе Халит Шәүкәтне зурлап кабул иттеләр.

Халит әфәнденең икенче мәртәбә Казанга килүе икән. Узган елның октябрь аенда башкалабызда үткәрелгән "Алтын мөнбәр" фестивалендә булып республикабызны ошатып киткән ул. Бу сәфәрнең максаты кино сәнгатенә түгел, Төньяк Африка, тәгаен алганда Тунис, Марокко, Алжир кебек гарәп илләре яшьләрен ТДГПУда укытуга бәйле. Мәгълүм булганча, уку йорты тугыз илнең 15 университеты белән хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда монда Көнчыгыш телләренә игътибар арту да яхшы билгеле. Вузда фарсы, гарәп, төрек телләре үзәкләре оешу; фарсы, гарәп, төрек мәдәнияте көннәре уздырылып килү дә шуның бер мисалы. Бу уңайдан Казаныбызда Төркия һәм Иран консуллыклары эшләп килү әлеге телләрне, мәдәниятләрне тирәнтенрәк өйрәнү мөмкинлеген арттыра. Консуллыкларның Казанда булуы үзәкләрнең тиешле дәреслекләр, әдәбият белән тулыландырып торуга ярдәм итә.

– "Салиха" ширкәте үз чиратында гарәп теле үзәген җиһазлап, тулыландырып торуга булышса иде, – дигән теләк белдерде очрашу барышында университетның чит телләр институты директоры урынбасары Венера Хисамова. (1 марттан Көнчыгыш телләре факультеты белән чит телләр (Көнбатыш Европа телләре) факультеты кушылып, чит телләр институты оештырылган икән.) Халит әфәнде исә моңа, төрекләр белән фарсылардан аермалы буларак, без – гарәпләрнең егерме дәүләте бар,– дип җавап бирде.

Очрашу ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов белән "Салиха" ширкәте рәисе Халит Шәүкәт арасында хезмәттәшлек итешү турында килешүгә кул кую белән тәмамланды. Бу килешү – ТДГПУ студентлары өчен яңа стажировка, практика үтү урыны була, чит илдән вузга акча керә дигән сүз. Дөрес, әлегә бер дистә Африка студенты турында гына сүз бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International