Ун ел буе Татарстан Илчесе

2009 елның 29 апреле, чәршәмбе
1999 елны Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Назиф Мөҗәһидән улы МИРИХАНОВ республикабызның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде. 2009 елны бу вакыйгага ун ел була. Шул уңайдан редакциябез Н.Мирихановка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.


- Назиф әфәнде, Сез - Азнакай районында, авылда туып-үскән кеше, ничек Мәскәүгә килеп эләктегез?

- Мине ул вакытта системалы нигездә алып барыла торган кадрлар ротациясе (күчереп йөртү) корбаны дип әйтергә була. Заманында Татарстанда яшь "кызыл директорларның" берсе идем мин. Әлмәттә "Татнефтегазстрой" берләшмәсенең Татарстаннан читтә булган объектларын вахта ысулы белән төзүче трест белән идарә иттем. Объектлар Уренгойдан Ярославльгә һәм Краснодарга хәтле урнашкан иде. Шуңа күрә Татарстан җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә булмадым, күп вакытым трассада узды.

Совет хөкүмәте ел саен төрле тармакның 45 яшькә хәтле булган 150 җитәкчесен Мәскәүгә СССР Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясенә ике елга эштән аерып укырга җыеп ала һәм макроэкономика белән идарә итәргә өйрәтә иде. 1985 елда миңа да шушы академиядә укырга тәкъдим килде. Әти белән киңәшләштем дә тәвәккәлләдем.Ул вакытта миңа 33 яшь иде. Мәскәүгә гаилә белән, партия, профсоюз исемлекләреннән хисаптан төшеп килдем. Академияне бетергәч, Мәскәүдә эшкә калдырдылар.

- Ә кем ул "кызыл директор"?

- "Кызыл директор" - оешма алдында дәүләт тарафыннан куелган планны һәм хөкүмәт җитәкчеләре тарафыннан куелган максатларны тормышка ашыруны тәэмин итеп, хезмәт коллективы белән идарә итүче. Аларның бүгенге шартларда җитешсез яклары - табышка эшли белмәү. Әмма шактый гына "кызыл директор" базар мөнәсәбәтләрендә үз урынын тапты, чөнки аларның төп эш тәҗрибәсе классик менеджмент кагыйдәләренә нигезләнгән. Нефть-газ төзелешенең тагын бер үзенчәлеге бар иде: кирәкле матди һәм финанс ресурслары белән дәүләт бу объектларны беренче чиратта тәэмин итте. Оешма җитәкчеләренең Мәскәүдә соранып йөрүләре безнең системада сирәк хәл булды, министрлык җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләр трассага үзләре бик еш килә иде.

- Ә ничек Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле булдыгыз?

- Мин газиз республикам белән бервакытта да элемтәне югалтмадым. Эш буенча да, көндәлек тормышта да. Балалар җәйге каникулларын, үзебез чираттагы ялыбызны авылда, Тымытыкта уздыра идек. Мәскәүдә дә татар тормышында кайнап яшәдем.

Бер кичне ике Фәрит, ике Мөхәммәтшин чакырып алдылар да вәкиллектә эшләргә тәкъдим иттеләр. Ф.Х.Мөхәммәтшин - ул вакытта ТР Премьер-министры. Ф.М.Мөхәммәтшин - ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле. Фәрит Хәйруллович белән Әлмәттә бер заманда эшләгән идек. Ел чамасы вакыт узгач, минем кандидатураны вәкил буларак карадылар. Минтимер Шәрипович Шәймиевкә чакырылгач, ул бер генә сорау бирде: "Тымытык МТСында эшләгән Мириханов абыйга кем буласың? Мин: "Аның олы улы", - дип җавап бирдем. Шуннан Президент яңа эшкә билгеләнүем белән тәбрик итеп хәер-фатыйхасын бирде.

- Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкиллеге турында әйтеп үтегез әле.

- 1920 елны Татарстан Республикасы (ТАССР) оешкач, Милли эшләр буенча халык комиссариатының татар бүлеге Татарстан вәкиллеге итеп үзгәртелә, республиканың Мәскәүдәге беренче вәкиле итеп Мирсәет Солтангалиев билгеләнә. 1938 елны вәкиллек ябыла, М.Солтангалиев репрессиягә эләгә. Татарстанның ил башкаласындагы вәкиллеге яңадан 1991 елны гына ачыла.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге дәүләт оешмасы, юридик зат, үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы Президенты раслаган Нигезләмәгә таянып алып бара. Федераль канун белән расланган Татарстан белән Россия Федерациясе арасындагы 2007 елгы Шартнамә нигезендә вәкиллекнең РФ Президенты каршында дигән статусы да бар. Вәкил Татарстан дәүләт хезмәткәре буларак Премьер-министр урынбасары дәрәҗәсендә тора. Татарстанның ил башкаласында вәкиллеге булу асылда Россиянең федератив дәүләт булуын ассызыклый. Һәрбер федератив дәүләт башкаласында федерация субъектларының вәкиллекләре бар.

Вәкиллек эшчәнлегенең төп юнәлешләре: республикабыз җитәкчеләре федераль органнар алдында куйган сәяси, икътисадый мәсьәләләр буенча гомуми контроль; халыкара элемтәләр, бигрәк тә чит дәүләт илчелекләре эшчәнлеге хакында хәбәрдар булу. Шулай ук җәмәгатьчелек һәм матбугат белән эш алып бару, беркетмә хезмәте күрсәтүне әйтеп үтәргә кирәк. Күпчелек көндәлек эшебез республика җитәкчеләре аппаратының ил башкаласындагы бүлеге функцияләрен башкаруга кайтып кала.

- Сезнең өчен иң зур комплимент?

- Чит дәүләт илчеләренең бер-ике очрашканнан соң: "Татарстан вәкилен нәкъ менә шундый итеп күз алдына китергән идем", - дип әйтүләре.

- Сорамыйча булдыра алмыйбыз: икътисадый кризис турында нәрсә уйлысыз?

- Икътисадта җитештерелгән товар белән аны алмаштыру бәрабәре - акча тәңгәл булырга тиеш. Дөньякүләм икътисад инде күптән барлыкка килде: транснациональ компанияләр, илләр икътисадының специальләшүе, ачык чикләр һ.б. Ә шул ук вакытта, билгеле кагыйдәләр буенча, дөньякүләм идарә ителә торган финанс системасы әлегә юк. Бу акчалата интервенцияләргә, финанс куыклары барлыкка килүгә китерде. Финанс куыклары спекулятив капитализация нигезендә әкренләп банклар секторына, фонд (акцияләр), ягулык-чимал базарына, торак төзелешенә һ.б.өлкәләргә кереп, икътисадта бәя формалашу механизмын бозды, берөзлексез инфляциягә һәм бәяләр артуга китерде. Бу эшләр, әлбәттә, АКШ капиталы тарафыннан уйлап, билгеле бер максат белән эшләнде. Нәтиҗәдә дөньякүләм җитештерүдә АКШ 25 процент биләп торса, куллануда бу сан 40 процентка җитте. Димәк, иң зур куык АКШта барлыкка килде. Гомумән, шушы куыклардан файдаланып, финанс капиталы әгъзалары байлыкларын тагын да арттырды. Юкка гына түгел бит: бүген дөньяда иң соралган китап - К.Маркс "Капитал"ы.

Кризисның беренче этабында, төбендә дип әйтикме, ягулык-чимал ресурсларның реаль бәяләрен ачыклау; дөньякүләм валюталарның үзара курсларын билгеләү системасын булдыру; безнең ил өчен отышлы булган экспорт-импорттан чыгып, икътисадның оптималь юнәлешләрен ачыклау; фонд базарында спекулятив капитализациягә юл куймау һәм башка чаралар.

Бу параметрлар азмы-күпме ачыклангач, безгә ил икътисадының әкренләп яңа структурасын булдырырга кирәк булачак. Бу тиз була торган эш түгел һәм социаль киеренкелекләрсез узмаячак.

Татарстан җитәкчеләре бу мәсьәләләрне тирәннән аңлап, республикада инновацион технологияләргә, сәнәгать өлкәсенә, авыл хуҗалыгына, социаль мәсьәләләргә зур игътибар күрсәтәләр.

- Буш вакытыгызда нәрсә белән мавыгасыз, хоббиегыз?

- Тарих һәм этнология белән мавыкканым мәгълүм. Аннан тыш, институт бетереп эшли башлаганнан бирле идарә (топ менеджмент) теориясе белән кызыксынам. Макиавелли, Ликока, Карнеги һәм башка идарә теорияләре нигезендә үз системамны булдырдым һәм аны һәрдаим камилләштереп торам. Бу очрактан, Тамерлан, Чыңгызхан кулланган кагыйдәләр дә игътибарга лаек. Үз көче белән зур уңышларга ирешкән янымдагы кешеләрдән өйрәнергә тырышам - анысы иң файдалы ысул.

- Нәселегез һәм гаиләгез белән таныштырып үтегез әле.

- Безнең нәсел буыннан-буынга, кулдан-кулга күчеп килгән шәҗәрә буенча, Нугай Урдасында яшәгән Гәрәят бидән килә. Гасырлар дәверендә безнең бабайларның күчеп йөрүе Сыр-Дәрьядан Имән-калага (Уфага) таба булган һәм Ык елгасы буйларында Мәскәү Русена кереп (XVI г.), әкренләп утрак тормышка күчкәч туктап калган. Безнең бабайлар хәзерге Азнакай районының Урсай, Чалпы авылларына нигез салганнар. Әйтеп үтәргә кирәк: Татарстанның Кама аръягындагы барлык авыллар да диярлек XVII гасырда һәм соңрак нигезләнгән. Мәсәлән, күптән түгел Актанышның 300 еллыгы билгеләп үтелде. 1709 елга кадәр ул тирәдә кеше яшәмәгән дип әйтеп булмый бит инде, бигрәк тә төрки-татар халыклар. Димәк, алар күчмә тормыш алып барганнар, игенчелек киңрәк таралган саен утрак тормышка күчү барган.

Метрикалар һәм халык санын алу буенча архив документлары нигезендә, нәселебез Пугачев фетнәсе полковнигы Ногайбәк Хәсәновтан (1736-1802 еллар) башлана, безнең тармак башында Мирихан мулла Ногайбәков (1853-1914 еллар) тора. Хатыным Роза белән авылда мәктәп елларыннан ук бергә уйнап үстек, заманында Н.Хрущевны Татарстан җирендә каршылаган колхоз рәисе Г.Кәрамуллинның кызы ул. Кызыбыз Чулпан - Казанда, улыбыз Илнур Мәскәүдә яши. Киявебез Намык - Истанбул егете; киленебез Ләйлә - Мәскәү кызы, тамырлары белән Нижгар ягыннан. Биш оныгыбыз бар - Тимур, Сәлим, Камил, Алия, Айгөл. Малайлар мәктәптә укый инде.

- Нинди хыялыгыз бар?

- Хыялым юк. Тормышта реаль шартлардан чыгып фикерләргә һәм эш алып барырга тырышам. Үземә озын хезмәт гомере телим. Нинди генә үзгәрешләр булса да Татарстан белән бергә каласы килә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International