Барыбыз да яхшы хәтерлибез: 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан Казан Кремле биләмәсендә тарихи Кол Шәриф мәчетен тергездек һәм Благовещение соборын яңарттык. Ул чакта бу биналарны торгызу өчен фонд оештырылды, анда республиканың зур һәм кече предприятиеләре, бөтен халкы катнашты. 1996 елда иген уңды, авыл кешеләре үз җыеннарында һәр гектардан берәр центнер ашлык сатып, акчасын Кол Шәриф мәчете төзелеше һәм Благовещение соборын торгызу исәбенә күчерергә карар итте. Һич күпертмичә әйтәм – бу вакыйга көчле рухи яңарыш башлануын дәлилләде. Алга таба ул 2010 елда без оештырган “Яңарыш” Фондының Болгар һәм Зөя шәһәрләрендәге тарихи–мәдәни истәлекләрен тергезү эшчәнлегенә бөтен халык ярдәме рәвешендә ачык чагылды. Биш елдан соң, замана таләбе буенча, эшчәнлегебез киңәйде, яңа проектлар барлыкка килде: бер үк вакытта без Болгар ислам академиясен төзү һәм Мәрьям ана Казан иконасы соборын тергезүгә тотындык.
Болгарда һәм Зөя утравында киң колачлы эшләр башлап, борынгы ядкәрләрне тергезгәндә, кирәкле инфраструктура булдырганда без, әлбәттә, җәмгыятьтә рухият яңарышының катлаулы, иҗади, фәнни–танып белү процессын башлап җибәрүебезне аңлый идек. Без бу еллар дәвамында төзеп, реставрация ясап, тарихны, археологияне өйрәнеп кенә калмадык, ата–бабаларыбыз зирәклегенә, исламның һәм православиенең рухи мәгънәсенә төшенә бардык. Шунысы бик мөһим: барысы да халыкара дәрәҗәдә, тиешле фәнни нигездә һәм ЮНЕСКО ның барлык таләпләренә тәңгәл итеп эшләнде. Нәтиҗәдә Болгар һәм Зөя шәһәрләре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, бу исә аларның күренекле универсаль хәзинә булуын бөтен дөнья таныды дигән сүз.
Без борынгы Болгар шәһәрендә һәм Зөя утравында тарихи ядкәрләрне тергезү буенча проектны гамәлләштерүнең бөтен халык эшенә әверелүе белән горурланабыз. Ниятең халык күңеленә хуш килә икән, эш тә җиңелрәк бара. Бу киң колачлы проектның уңышын ил җитәкчелегенең, Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның, тигез өлешләрдә акча биргән Россия һәм Татарстан хөкүмәтләренең, республиканың күпмилләтле халкының, җәмәгатьчелекнең, эшкуарларның һәм үз илебезнең, чит илләрнең йөз меңләгән хәйриячеләренең ярдәме тәэмин итте. Безнең фондның хәйриячесе булып, шушы елларда безгә ихлас күңелдән ярдәм иткән барлык кешегә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Безнең проектта катнашканда һәрберебезнең күңел матурлыгы ачылды, һәммәбез игелеклерәк булырга тырышты, яхшы якка үзгәрде. Барыгызга да, барысы өчен дә зур рәхмәт!
Мәгълүм ки, узган ел без Болгар белән Зөя шәһәрләрен тергезү буенча проектны төгәлләдек һәм аларны туристлык эшен оештыру һәм дөрес идарә итү өчен тиешле министрлыклар һәм оешмалар карамагына тапшырдык. Хәзер бу истәлекле урыннарга ел саен бер миллионнан артык турист һәм зиярәт кылучы килә.
2015 елның 4 ноябрендә – Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Болгар ислам академиясен төзү һәм Мәрьям ана Казан иконасы соборын торгызу турында” Указга кул куюын исегезгә төшерү урынлы булыр дип уйлыйм. Бу гамәл элеккеге тарихи мирасны торгызуга гына түгел, хәзерге заманда дөньяның күп дәүләтләре җитәкчеләрен һәм гражданнарын борчый торган проблемаларны хәл итүгә дә юнәлдерелгән иде. Тупланган тәҗрибәне исәпкә алып, бу эшне оештыру “Яңарыш” Республика Фондына йөкләнде.
Сез беләсез, Болгар ислам академиясен бер ел эчендә төзеп бетердек һәм ул хәзерге вакытта күренекле татар дин галимнәре үрнәгендә югары дәрәҗәдә әзерлекле, тирән белемле, абруйлы, кешеләрне инандыру, экстремистлык агымнарына каршы тору сәләтләренә ия заманча дин эшлеклеләре-галимнәр укыту-тәрбияләүдә уңышлы тәҗрибә туплап килә. Академия эшчәнлеген Россия Президенты Владимир Путинның тулысынча хуплавы зур әһәмияткә ия, академиянең Попечительләр советын Россия Президенты администрациясе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко җитәкли.
Бөтен христиан дөньясында олы ихтирамга ия Мәрьям ана Казан иконасы табылган урында төзелгән соборын тергезү - Россия өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен әһәмиятле вакыйга. Хәзерге вакытта төзелеш буенча төп эшләр ахырга якынлашып килә, төп көчләр Өске храмның иконостасын ясауга һәм эчке ягын бизәүгә юнәлдерелә. Аскы өлештәге уникаль Мәгарә храмы нигездә торгызылды һәм аны изгеләндерүгә әзерлек эшләре бара.
“Яңарыш” Республика Фондының төп казанышы шунда: тарихи мирасны саклауның мөһимлеге турында биргән сигналыбыз республиканың һәм илнең киң җәмәгатьчелегенә барып җитте. Хәзер күп кенә кешеләр үзләренең кече Ватаннары тарихына игътибар бирә башлады. Без барыбыз да аңлый башладык: тергезелгән ядкәрләр күбәйгән саен, җиребездә рухи байлык арта.
Яшь буынга тергезелгән мирасны, шуның белән бергә иман, гореф-гадәтләр һәм эчке культура кебек рухи хәзинәләребезне тапшырганда, без аларның бу мирасны киләчәк хакына саклый алырга сәләтле булуына инанырга тиеш. Димәк, аларны үз мирасын өйрәнүчеләр һәм кадерен белүчеләр, башкалар мирасын ихтирам итүчеләр, телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген кабул итүчеләр итеп тәрбияләү һәм аларга күпъяклы белем бирү, гомумән әйткәндә, аларны хәзерге ачык һәм тиз үзгәрүчән дөньяда конкурентлыкка сәләтле итеп тәрбияләү гаять мөһим.
Нәкъ менә шуның өчен “Яңарыш” Республика Фонды бер ел элек Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергәләп, Казан федераль университеты катнашында, белем бирүнең уникаль проектын - күп телдә – рус, татар, инглиз телләрендә - белем бирү комплекслары булдыруга кереште.
Һәрбер комплекс балалар бакчаларын, башлангыч һәм урта мәктәпләрне үз эченә ала. Шәһәр читендәге ике үзәк өстәмә белем бирү юнәлешендә эшләячәк. Башлангыч проектта без күп телдә белем бирүче алты комплекс булдыруны күздә тотабыз: икесе – Казанда, калганнары - Алабугада, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә. Беренче ике комплекс укучыларны Казанда һәм Алабугада 2020 елның 1 сентябрендә үк кабул итәчәк.
Барлык мәктәпләрне дә “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” дигән исем берләштерә. Бу исә Татарстанча яшәүнең – дуслыкта һәм татулыкта иҗтиһад итүнең тагын бер күркәм чагылышы. Без моны булдырабыз! Мы можем” We can!