Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: “Без Болгарда эшчәнлегебезне яңа дәрәҗәгә күтәрәбез”
2012 елның 13 гыйнвары, җомга
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча Республика Фонды Халыкара Эксперт Советы Президиумы утырышы узды. Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә узган утырышның көн кадагына ике мәсьәлә куелды: Болгар шәһәрлеген өйрәнү һәм музейлаштыру буенча 2012-2014 нче елларга каралган чаралар планына төп концептуаль карашлар һәм тәкъдимнәр мәсьәләсе буенча ТР Фәннәр Академиясе Мәрҗани исемендәге Тарих институты Милли археологик тикшеренүләр үзәге мөдире, Казан (Идел буе) федераль университетының археология һәм этнология кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Ситдыйков, КФУ фәнни эшчәнлек буенча проректоры, кафедра мөдире Данис Нургалиев чыгыш ясады. 2012 нче елда Болгар шәһәрлегендә өйрәнелгән археологик объектларны консервацияләү һәм музейлаштыру соравы буенча ТР Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова хисап тотты.
Утырышта ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе каршындагы бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасның Россия милли комитеты рәисе Игорь Маковецкий, Казан дәүләт мәдәния һәм сәнгать университеты проректоры, ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев һәм башкалар катнашты.
“Хәзер яңа бурычлар вакыты. Кичә без кулланылышка тапшыруга әзерләнеп килүче объектлар буенча сөйләштек, Свияжскида туристик үзәк булдыру мәсьәләсен күтәрдек. Чыгымнар күп булуга карамастан, әлеге тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр туризмның заманча объектларына әверелергә тиеш. Без Болгарның ни дәрәҗәдә кадерле хәзинә булуына әле һаман төшенеп җитә алмыйбыз. Ул Россия һәйкәле булып тора. Илдә тарихи шәһәр исемен йөртерлек, бер өлеше җир астында булган мондый бербөтен һәйкәл юк”, - дип, Минтимер Шәймиев кереш сүзендә һәйкәлләрне торгызуга мөнәсәбәт тамырдан үзгәрергә тиешлегенә басым ясады.
“Без бу максатларга финанс чараларын әз сарыф итмибез, шуңа күрә башкарылучы эшләр игътибарга лаеклы булырга тиеш. Археологик казылмаларны киләчәктә дә дәвам итү өчен дөньякүләм тәҗрибәгә дә күз салу кирәк. Болгар безнең күз алдына элек нинди булган шул кыяәфәттә килеп баса. 1864 нче елдан бирле анда археологик казылмалар, үзгәртеп кору эшләре алып барыла, әмма алар аз күләмдә, ул вакытта җәелеп китәргә финанс мөмкинлекләре дә булмаган. Хәзер бу безнең хәлдән килә”, - дип ассызыклый республика фонды рәисе.
Болгарда тарихи һәйкәлләрне элекке хәленә кайтару буенча эшләр әкренләп башкарыла. Кыска вакыт эчендә аларны яңартып кору җитди эш таләп итә. “Моның өчен эш алымнары да, мөмкинлекләр дә җитәрлек. Шулай булгач безгә куелган морадыбызга ирешергә тырышырга кирәк. Өйрәнелгән объектларда консервация эшләренә тотыныр вакыт җитте. Сүз аларны үзенчәлекле төстә урнаштыру турында бара. Бу безнең бурычыбыз. Музейлаштыруга килгәндә, уңай тәҗрибәләргә таянырга, заманча технологияләрне эшкә җигү мөһим. Без Болгар объектларында көннән-көн эшебезнең дәрәҗәсен күтәрергә омтылабыз. 2014 нче елга кадәр вакыт артык күп түгел, эшне хәзердән үк зурдан кубып башларга кирәк. Объектларда эшне киңкүләм дәрәҗәдә җәелдерү зарур. Һәйкәлләрнең тарихи кыйммәте аларга сарыф ителгән финансларны аклый”, - дип, Минтимер Шәймиев аларның бай хәзинә булуына ишарәләде. Ул Болгар шәһәрлегендә казу һәм өйрәнү белән шөгыльләнүче белгечләргә рәхмәтен җиткерде.
Болгар территориясендә барлыгы 39 объект өйрәнеләчәк. Айрат Ситдыйков фәнни киңлектә тикшеренүләрне киңәйтү бурычына басым ясады. Докладында ул инновацияле технологияләрне эшкә җигү, заманча экспозицяләр булдыру, балалар һәм өлкәннәр белән эшләү формаларын уйлау мәсьәләләренә тукталды. Аның әйтүенчә, территориядә барлыгы 73 казу эше үткәрелгән, 30 мең квадрат метр мәйдандагы участок тикшерелгән, 27 объект инде өйрәнелгән. Ул докладындагы мәгълүматны картада төрле төсле нокталар белән сурәтләнгән объектларга нигезләнеп җиткерде. Аның әйтүенчә кызыл төстәге нокталар фаразланган объектлар булып санала һәм алар үзгәртүгә карала ала.
Докладларны шәрехләгәндә Минтимер Шәймиев һәр объект буенча төгәл гамәлләр планы булырга тиеш дигән күрсәтмә бирде. “Эш күләме бик зур һәм аның булуы да бик яхшы. Фәнни яктан да бай мөмкинлекләр булуы бик сөендерә”, - ди ул.
Игорь Маковецкий исә үз чиратында бу һәйкәлне зур киңлеккә таныту өчен барлык ысуллар да бар, җәйгә безгә шәһәрлекнең киң археологик схемасын әзерләргә, макет аша шәһәрлекне күзалларга кирәк, дип саный. “Ялгышудан да курыкмаска кирәк, хаталанмаган кеше алга атлый алмый. Мөмкинлекләр хәттин ашкан, кисәкләп эшләнгән эшләрне хәзер бербөтенгә әверелдерү мөһим”, - ди Игорь Маковецкий. “Шәһәрлекнең 3-4 елдан нинди гаҗәеп археологик комплекска әйләнәчәген анык күрергә тиешбез”, - дип белдерде ул. Минтимер Шәймиев аның бу тәкъдимен хуплады: макет төзү өчен эшче төркем булдырырга кирәк дигән күрсәтмә бирде. “Сез безнең омтылышларга көч өстисез, безне тагын да рухландырасыз”, - дип җөпләде ул Маковецкий чыгышын.
Минтимер Шәймиев объектларны музейлаштыру буенча тагын аерым җыелып сөйләшергә тәкъдим итте. “Болгар үз вакытын көтеп алды һәм бу зур бәхет”, - ди Дәүләт киңәшчесе. “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Рамил Хәйретдинов төгәл график төзеп, җәйгә кадәр эшләрне төгәлли алачакбыз дип ышандырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз