Минтимер Шәймиев: “Торгызылып килүче Борынгы Болгар һәм Свияжски утрау-шәһәрләренә халык өчен юлны әкренләп ачарга әзерләнәбез”

2012 елның 19 марты, дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы утырышы узды.

Аның эшендә ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, Республика Фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Попечительләр Советы әгъзалары катнашты.

Утырышның көн кадагына куелган 2012-2014 нче елларда Болгар шәһәрлеге һәм Свияжски утрау-шәһәре территорияләрендә археологик тикшеренүләр уздыру программасы мәсьәләсе буенча ТР Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты Милли үзәге мөдире Айрат Ситдыйков чыгыш ясады. 2012 нче елда ремонт-реставрация һәм төзелеш эшләрен башкару өчен Свияжски утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар шәһәре объектлары исемлеген раслау мәсьәләсе буенча Татьяна Ларионова хисап тотты. Ул шулай ук фондның 2011 нче елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм агымдагы елга куелган бурычлар белән таныштырды.

Минтимер Шәймиев утырышны ачып җибәреп, фондның РФ Хисап палатасы тикшерүе аша узуын хәбәр итте. “Без берьюлы федераль, республика казналарыннан каралган финанс чараларын, шулай ук хәйриячеләр акчаларын үзләштерәбез. Бу хакта хисап тоттык һәм акчаларның сарыф ителеше тел-теш тидермәслек тәртиптә булуы ачыкланды. Безнең өчен бу файдалы тикшерү булды, кыска вакыт эчендә эшчәнлегебез кысаларында объектларга мөнәсәбәттәге эшләрне дөрес итеп планлаштырырга өйрәнәбез. Киләчәктә нәтиҗәле һәм уңышлы төстә эшләр өчен бай тәҗрибә тупладык дияргә була. Бер генә тиен дә максатсыз төстә файдасызга югалырга тиеш түгел, күз алдыбызда бары тик фонд положениесендә күрсәтелгән максатлар гына булырга тиеш. Былтыр ниятләнгән барлык гамәлләр дә тормышка ашты, без күләмле, катлаулы эшләрне башкарып чыгуга ирештек. Хәзер 2012 нче елда берничә объектны сафка бастыру таләп ителә. Тикшерү эшләрен тагын да тирәнәйтү зарур, без хәзер археологик эшләр фронтын тагын да киңәйтәчәкбез”, - дип ассызыклый Дәүләт киңәшчесе. Ул хәбәр иткәнчә, быел 6-8 мавзолей буенча җитди эшләр башкарылачак.

Минтимер Шәймиев Свияжскиның археологик кыяфәтен саклап калу әһәмиятенә, храмнарны торгызу үзенчәлекләренә басым ясады. “Идел буенда борынгы православие һәйкәлләренә бай булган мондый шәһәрләр бүтән юк”, - дип белдерде фонд рәисе. Аның сүзләренә караганда, Свияжски һәм Болгарны ЮНЕСКО Бөтендөнья тарихи һәм табигый мирас объектлары исемлегенә кертү өчен, “Яңарыш” фонды тарафыннан башкарылган һәм эшләнәчәк эшләр турында материаллар әзерләнеп “ЮНЕСКО” га тапшырылган. Экспертлар аларны җентекләп тикшерәчәк, фонд эшчәнлегенә бәя бирәчәк.

Дәүләт киңәшчесе билгеләп узганча, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, каберлекләрне үзенчәлекле итеп бизәү серләренә төшенү, климатик шартларны исәпкә алып, һәйкәлләрнең озакка сакланышын тәэмин итү өчен, бу мәсьәләләрдә өлге булган Грециягә максатчан сәяхәт тә көтелә. “Быелдан башлап, әкренләп халык өчен эшли башларга, укучыларга, яшьләргә торгызылып килүче Болгар һәм Свияжскига юлны ачарга кирәк. Бу юнәлештә Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары белән хезмәттәшлек көчәйтеләчәк. 2012 нче ел сынау елы булачак, изге җирлекләрдә үткәреләчәк чараларга старт бирәчәкбез. Балаларның шушы җиргә алып килү зур әһәмияткә ия, аның саф һәвасы да ни тора, безгә мондый бәхет тәтемәде. Биредә әз генә вакыт уздыру да күңелләргә пакълек өсти, без һәркайсыбыз моңа мохтаҗ. Илнең күчеш чоры шартларында моңа аеруча җитди игътибар юнәлтәчәкбез”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Агымдагы елда Болгар һәм Свияжски тарихларына һәм мәдәниятләренә багышлап берничә конференция үткәрү дә фаразлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International