Бүген “Свияжск утрау-шәһәре” музей-тыюлыгында алмагач бакчасына нигез салу булды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
Әйтергә кирәк, бакчага нигез салу республика күләмендә агачлар утырту чарасы белән бигеләп үтелә торган Ил күләмендә урман утырту көне кысаларында үтте.
Музей хезмәткәрләре тарафыннан Лев Толстойның “Ясная поляна” утарыннан китертелгән 34 алмагач үсентесе хәзер музей бакчасын бизи.
“Свияжск утрау-шәһәре” музее директоры вазифасын башкаручы Светлана Фролова сүзләренә караганда, бүген алмагачның 10 төре утыртылган, шуларның кайберләре 100 елдан артык мәгълүм.
“Бу проект идеясе юкка гына барлыкка килмәде, чөнки Толстой нәселе вәкилләре 17 һәм 18 гасырларда Свияжск воеводалары һәм Свияга крае җитәкчеләре булган. Билгеле булганча, Лев Николаевич Толстой яшьлек елларын Казан краенда үткәрә. Мөгаен, ул Свияжскины да күргәндер”, - дип сөйләде С.Фролова.
“Бүген инде без Свияжск утрау-шәһәрендә алмагач бакчасын үстерәбез. Ә 2 ел элек без шундый кыска вакыт эчендә моны башкарып чыгып булыр дип уйлый да алмадык”, - дип билгеләде М.Шәймиев.
Агачлар утыртуда шулай ук утрау-шәһәр халкы, җирле мәктәп укучылары, “Свияжск утрау-шәһәр” музее хезмәткәрләре һәм инде ничә ел Лев Толстойның тормышына һәм иҗатына багышланган фәнни конференцияләр уза торган 7-нче номерлы Казан гимназиясе укучылары катнашты.
Шулай ук утрау-шәһәрдә булганда Минтимер Шәймиев реконструкция ясала торган Константин һәм Елена чиркәүләрендә булды. Дәүләт киңәшчесе гыйбадәтханәгә реконструкция ясау эшенә мондый бәя бирде: “Әлбәттә, бу юнәлештә бераз җыелырга кирәк. Эш дәвам итә, ләкин барысын да сыйфатлы башкарырга кирәк. Хәзер монда бик четерекле эш бара: иконостасны торгызу, бизәкләү. Мондый эшчәнлектә аерым мөнәсәбәт таләп ителә, барысын да күңел аша үткәреп эшләргә кирәк. Ләкин, минемчә, кайбер урыннарда эшкә бераз җавапсыз якын килү күзәтелә, шуңа күрә мин бүген байтак искәрмәләр ясадым. Без бу зур эшкә тотынганбыз икән, эшебездән соклану хисләре уятырлык итеп һәйкәлләрне торгызырга кирәк”.