"Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Барлык гасырлар нәтиҗәләре. Россиядә тарихилык чоры. 1820-1890 еллар" күргәзмәсе ачылды

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген "Казан Кремле" музей-тыюлыгының "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Барлык гасырлар нәтиҗәләре. Россиядә тарихилык чоры. 1820-1890 еллар" күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды. Экспозициягә Дәүләт Эрмитажында сакланган әсәрләр кергән.

Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, "Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы" ДБУ директоры Зилә Вәлиева, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский, Халыкара төрек мәдәнияте оешмасы (ТӨРКСОЙ) генераль директоры Дюсен Касеинов катнашты.

Зилә Вәлиева җыелучыларны сәламләп, бүген иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровскийга Дәүләт Эрмитажына 250 ел тулу уңаеннан, республиканың төп бүләге - "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырганын искәртеп узды.

"Без Дәүләт Эрмитажына 250 ел тулган елда Питер һәм Казан хезмәттәшләребез белән шундый күргәзмә алдында басып торуыбызга бик шатбыз. Бу күргәзмә зур сәнгать агымы - тарихилык турында. Бу Россия һәм дөнья тарихы һәм мәдәниятенең кызыклы чагылышы. Гамәли әйберләр, стильләр алмашу аша илдә һәм кешеләрнең аңында ниләр булуы күренә. Теләсә кайсы музей - ул төрле чорларга соклану һәм аларны бүгенге тормышыбызның бер өлеше итү теләге. Эрмитаж үзе һәм Кышкы Сарай, аларның интерьерлары да тарихилык һәйкәлләре. Без биредә чираттагы мәртәбә Эрмитаж атмосферасы булдырылуга бик шат. Мин Казандагы хезмәттәшләремә бик рәхмәтле. Шулай ук республика җитәкчеләренә дә зур рәхмәт: "Эрмитаж-Казан" аларның игътибары һәм ярдәменнән башка пәйда булмас һәм үсә алмас иде", - диде Михаил Пиотровский.

Кунакларны Минтимер Шәймиев тә сәламләде.

"Вакыт-вакыт Михаил Пиотровский башлангычы белән бөтен дөньяга мәгълүм Эрмитаж хәзинәләре татарстанлыларны да сөендерә. Сез безгә үз эшеңне ничек яратырга һәм хезмәт итәргә кирәклеген өйрәтәсез. "Казан Кремле" музей-тыюлыгында елына 1,5 миллион кеше була. Шәһәр кунакларының да югары сәнгатькә соклану мөмкинлеге бар. Бөек сәнгать әсәрләрен күрү өчен Мәскәү яки Санкт-Петербургка барырга кирәкми. Казанга килү дә җитә. Ә соңынан күргәзмәдә булучылар аның турында бүтәннәргә дә сөйли. Без шулай үсәбез, рухи яктан байыйбыз. Сезнең безнең хакка башкарган эшләрегез - безнең өчен зур мәртәбә. Хәзер без Свияжскидагы проект өстендә эшлибез. Мин сезнең рөхсәт белән Дәүләт Эрмитажы һәм "Казан Кремле" музей-тыюлыгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырыр идем", - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Дәүләт Эрмитажы генераль директорының күргәзмәләр һәм үсеш буенча урынбасары Владимир Матвеев, Дәүләт Эрмитажының маркетинг һәм реклама секторы җитәкчесе Әлфия Лисицына, "Эрмитаж-Казан" үзәге бүлек башлыгы Ольга Пиульская нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм музей эшенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.

Дәүләт Эрмитажының ММЧ белән эшләү бүлеге башлыгы Лариса Корабельникова, Татарстанның Табигый тарих музее баш белгече Фәридә Батырова, "Казан Кремле" "музей-тыюлыгының экскурсия эше бүлеге башлыгы Римма Идрисовага "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

"Казан Кремле" музей-тыюлыгының реставрация һәм агымдагы ремонт бүлеге башлыгы Гөлсинә Габдрахманова "ТРның атказанган төзүчесе" мактаулы исемен алды.

"Казан Кремле" музей-тыюлыгы директорының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары, исәп-хисап һәм финанслау бүлеге башлыгы Анжелика Миковоровага "ТРның атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исеме бирелде.

“Казан Кремле" музей-тыюлыгының энергетика бүлеге башлыгы Рафыйк Гыйниятуллин "ТРның атказанган энергетигы" мактаулы исеменә лаек булды.

"Казан Кремле" музей-тыюлыгының эксплуатация эшләре буенча директор урынбасарына ТР Президентының рәхмәте белдерелде.

Ачылыш тантанасыннан соң дәрәҗәле кунаклар “Барлык гасырлар нәтиҗәләре. Россиядә тарихилык чоры. 1820-1890 еллар" күргәзмәсе экспозициясен карадылар.

Күргәзмә 2014 елның 20 ноябреннән 2015 елның 11 маена кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International