ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов адресына җибәрелгән хатта хәбәр ителә.
Исегезгә төшерәбез, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова «Болгар» тарих-архитектура комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүне бәйрәм итү уңаеннан уздырылган чаралар кысаларында Татарстан Республикасына килгән иде (2014 елның 20 августы).
«Югары дәрәҗәдә оештырылган кабул итүгез өчен чын күңелемнән рәхмәт белдерәм, шуның нәтиҗәсендә Сезнең регионга визитым бик уңышлы булды, - диелә хат текстында. - Сезнең белән Казанда очрашуым минем өчен зур мәртәбә. Болгария гражданкасы буларак, мин «Болгар» тарих-архитектура комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүне бәйрәм итү уңаеннан уздырылган күп санлы чараларда катнашуымны үзем өчен бәхет дип саныйм. Минем күргәннәрем Татарстан Республикасының үз мәдәни мирасын саклап калу һәм алга сөрү юлыннан ышанычлы баруын күрсәтә. Гасырлар буена толерантлык һәм милләтара диалог символы булып тора, һәм мине федераль һәм җирле хөкүмәтләрнең шушы уникаль тарихи ядкярләрне саклап калуга зур игътибар бирүе сокландырды, бу ядкәрләр регион өчен мәдәни һәм рухи байлык булып тора.
Борынгы Татарстан җиренә сәяхәтем республиканың мәгариф, фәнни һәм мәдәни потенциалы турында күбрәк белергә ярдәм итте. Болгар, Казан Кремле һәм Свияжск кебек тарихи ядкярләрдә булу мөмкинлеге мине бик сөендерде. Шушы сәфәрем нәтиҗәсендә мин бу тарихи урыннар турында күп яңа мәгълүмат алдым һәм әлеге объектларда торгызу һәм саклап калу буенча уздырылучы чаралар белән таныштым. ЮНЕСКО Сезнең мәдәни мирасны саклап калу һәм мәдәни туризмны алга сөрү омтылышыгызны тулысынча хуплый. Сез киләчәк буыннар өчен мәдәни хәзинәләрне саклап калуда безнең оешма ярдәменә тулысынча исәп тота аласыз.
Мин Татарстаннан Сезнең хөкүмәтнең безнең уртак максатларга һәм идеалларга турылыклы булуын күреп киттем. Мин, үземә бирелгән мөмкинлектән файдаланып, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО каршындагы Дами Вәкиллегенә һәм Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенә мондый мөһим чарада актив катнашуы өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Кунакчыллыгыгыз өчен тагын бер кабат рәхмәт».
Ирина Бокова Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка да рәхмәт белдерде. Минтимер Шәймиевка юллаган хатында болай диелә: «Татарстан Республикасына беренче визитым барышында мине озата йөрүегез бик тә күңелле булды. Тумышым белән Болгариядән булуымны истә тотып, миңа Болгарның ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелүен бәйрәм итүдә катнашу бик тә әһәмиятле һәм шатлыклы булды. Татарстанда уздырылган чаралар республиканың мәдәни мирасын саклап калуда һәм алга этәрүдә зур өлеш кертүен тагын бер кат раслый. Миңа, үз чиратымда, милләтнең мәдәни мирасын саклап калу эшендә һәм киләчәк буыннарга әлеге байлыкларны җиткерү эшенә әйтеп бетергесез өлеш кертеп, Сезнең үзегез рәислек иткән Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу Республика фондының эшен билгеләп үтәргә рөхсәт итегез.
Алда әйтелгәннәргә өстәп, Сезнең белән икебез өчен дә кызыклы күп кенә мәсьәләләр турында сөйләшә алу мөмкинлегенә шат булуымны билгеләп үтәсем килә. Сезнең республика җитәкчелеге белән фикер алышу барышында ЮНЕСКО эшчәнлегенә карата күрсәтелгән игътибар мине бик шатландырды һәм алга таба безнең арада уңышлы багланышлар булуына өметләнәм. Визит бик нәтиҗәле узды, һәм мин, Татарстан белән ЮНЕСКО арасындагы мөнәсәбәтләр ныгый барыр, дип ышаныч белдерә алам. Үз ягымнан, мин, уртак проектларны гамәлгә ашыруга бөтен көчемне куячакмын, дип уйлыйм».