ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу буенча республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев исеменә Россия фәннәр академиясенең Себер бүлеге археология һәм этнография институты директоры Анатолий Деревянкодан рәхмәт хаты килде, анда ул Бөтенроссия археология съездының Казанда зур уңыш белән узуын, аның эшендә илнең күп төбәкләреннән 600дән артык галим катнашуын билгеләде.
Аның сүзләренчә, төрле яклап фикер алышуда Россиянең борынгы һәм урта гасырлар тарихының катлаулы күп планлы проблемаларын өйрәнүгә комплекслы якын килү, аның үсешенең цивилизация һәм этнокультура аспектларын билгеләү, илебезнең галим-археологлары хезмәттәшлегенә киң мөмкинлекләр ача торган заманча тарихи-археологик тикшеренүләрдә яңа горизонтлар табу гамәлгә ашырылды.
Анатолий Деревянко Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, Татарстан Фәннәр академиясенә, Казан федераль университетына, республиканың фәнни һәм укыту структураларына һәм шәхсән Минтимер Шәймиевкә съездны уңышлы уздырган өчен рәхмәт белдерде.
“Галим-археологларга, илнең киң фәннни җәмәгатьчелегенә Сезнең Татарстанның мәдәни мирасын яңартудагы зур эшчәнлегегез яхшы билгеле. Бөек Болгар һәм Зөя шәһәрләренә бару съездның иң күренекле вакыйгаларының берсе булды дип, ышаныч белән әйтергә мөмкин. Сезнең катнашуыгыздан башка мондый зур күләмле фәнни, реставрация һәм музей эшләре мөмкин булмас иде. Республикада уздырыла торган актив һәм нәтиҗәле тарихи-археологик тикшеренүләр, Россиядә иң зур гуманитар фәннәр үзәге буларак, Казанның данын кайтаралар.Татарстанның фәнни һәм иҗтимагый әһәмиятле мондый зур эш буенча тәҗрибәсе киң таралышны таләп итә. Тикшеренү структураларының эшчәнлеген киң интегрцияләү безнең көннәрдә фән үсешенең уңышлы дәлиле булып тора. Татарстанда бу процесслар киң колач ала бара. Татарстан Фәннәр академиясе кысаларында Археология институтын булдыру республикада уйланылган фәнни сәясәтне уздыруның ачык мисалы булып тора. Бу фәнни структураны булдыруда һәм актив ярдәм итүдә Сезнең мөһим ролегез яхшы билгеле. Россия Фәннәр академиясе реформалар белән бәйле рәвештә Россия фәне кичергән катлаулы һәм каршылыклы вакыйгалар барышында, Татарстан мисалы бүген илебезнең алдынгы фәнни мәктәпләре сакланып кына калмыйча, бәлки үсешкә яңа этәргеч алачак дигән ышаныч тудыра. Илдә һәм республикада тарихи-археологик тикшеренүләргә төрле яклап ярдәм күрсәтүегез өчен Сезгә зур рәхмәт белдерәм”, - диелә Анатолий Деревянконың хатында.