Минтимер Шәймиев: “Археологияне өйрәнү үткәннең һәм хәзергенең берлеген аңларга ярдәм итә”

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе

Бүген Казанда IV (XX) Бөтенроссия археология съезды ачылды. Аның пленар утырышында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россия тарих җәмгыяте рәистәше, РФАнең Себер бүлеге Археология һәм этнография институты директоры Анатолий Деревянко, РФА академигы, РФАнең Археология институты директоры Николай Макаров, ТР Фәннәр академиясенең А. Халиков исемендәге Археология институты директоры, КФУның этнология кафедрасы мөдире Айрат Ситдыйков, ТР ФА вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

Илшат Гафуров утырышны ачып җибәреп, соңгы елларда Казан һәм Татарстанда мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклап калу өлкәсендә дәүләт органнары, фән һәм белем бирү үзәкләре, җәмәгатьчелекнең тыгыз хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. Ул “Яңарыш” Республика фонды ярдәме белән Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүен ассызыклап узды.

Анатолий Деревянко РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе, россия тарих җәмгыяте рәисе Сергей Нарышкин сәламләвен җиткерде. Анда съездны үткәрү өчен Казанның очраклы гына сайланмавы билгеләп үтелә. “Съезд делегатлары һәм кунаклары Татарстан археологларының казанышлары белән танышып, 2014 нче елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә кертелгән Болгар экспозицияләрен күрә алу мөмкинлегенә ия булачак”, - диелә сәламләүдә.

А. Деревянко соңгы мәртәбә съездның өч ел элек үткәрелгәне һәм шушы вакыт эчендә Россия археологлары тарафыннан зур ачышлар ясалганы, бу вакыт эчендә меңләгән мәкаләләр язылып, күптөрле гипотезалар туганы, Россия археологлары сафы киңәюе турында билгеләп узды. Анатолий Деревянко күптән түгел Болгар һәм Зөя утраә-шәһәрлегенә баруы турында әйтеп: “Искиткеч кичерешләр! Бай мирасыбызга карата горурлык хисе туа”, - дип белдерде һәм шушы юнәлештә саллы өлеш керткән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә рәхмәтен җиткерде. Анатолий Деревянко чираттагы бишенче съездны Алтайда үткәрергә тәкъдим итте.

“Сезне Татарстан Республикасы башкаласында сәламләвемә шатмын”, - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев корылтайда катнашучыларга. Ул абруйлы форумны Казанда үткәргән өчен, оештыручыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте исеменнән рәхмәтен җиткерде. “Әлеге съезд безнең өчен тарихи һәм символик мәгънәләргә ия. Өстәвенә, ул әле юбилей съезды да. Революциягә кадәр чорны исәпкә алып, съезд 20 нче мәртәбә үткәрелә. Гасырлар дәвамында башкалабызның илнең әйдәп баручы археологик үзәге булып калуы сөендерә”, - диде Дәүләт Киңәшчесе. Ул съезд эшендә танылган галимнәр, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм шушы тема белән кызыксынган студентларның да күпләп катнашуын билгеләп узды.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда археология өлкәсендә фәнни конференцияләр Алтайда, Болгариядә, Кырымда, быел Болгарда уздырылган. “Элек булса, мондый конференцияләр ник шулай еш оештырыла соң, дип әйтер идем, хәзер инде мин моның әһәмиятен алыйм. Халкыбыз рухи күтәренкелек кичерә, рухилык сиздермәстән күңелләргә үтеп керә. Археология - кызыклы фәннәрнең берсе. Соңгы елларда мәдәниятне торгызу белән актив шөгыльләнеп, мин хәзер үземне башлап йөрүче археологар рәтенә кертәм. Археологияне өйрәнү, узган һәм бүгенге көннең бердәмлеген аңларга ярдәм итүенә көннән-көн ныграк инанам”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның тарафтан билгеләп үтелгәнчә, археологиягә патша вакытларыннан ук игътибар бирелә килгән, тик хәзер ул аеруча җитдилек белән, дөнья, илкүләм тәҗрибәгә таянып, югары фәнни дәрәҗәдә өйрәнелә.

Дәүләт Киңәшчесе Казан Кремле территориясендә уздырылган тикшеренүләрның киң яңгыраш алганын, шулай ук Алабуганың меңъеллыгын исбатлау алдыннан да, анда бик күләмле эш башкарылганын искәртеп узды. Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, Казан Кремлен күрергә ел саен 1 миллионнан артык кеше килә.

Минтимер Шәймиев Болгарны ЮНЕСКОга кертүне “объектның бөек кыйммәтен тану” дип атады. “Зөя утрау-шәһәрлеген дә бөтендөнья мирас һәйкәлләре таләпләренә җавап бирә торган объектка әверелдерү бурычын куябыз”, - дип ассызыклады ул. Дәүләт Киңәшчесе шушы юнәлештә эш алып баручы затларга рәхмәтен җиткерде.

РФА Археология институты директоры Николай Макаров Россия мәдәният министры Владимир Мединскийның һәм Россия Фәннәр академиясе президенты Владимир Фортовның сәламләвен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International