Бүген Казанда “2018 елда мәдәни мирас объектларын саклап калу, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм аларны дәүләт саклавы буенча Татарстан Республикасында башкарылган эш һәм 2019 елга бурычлар турында” Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетының йомгаклау коллегиясе узды.
“Шамов сырхауханәсе бинасы, 1908 ел, арх. К.С. Олешкевич” мәдәни мирас объектындагы торгызу эшләрен башкаруның һәм инвесторларга дәүләт ярдәменең мөһимлеген исәпкә алып, коллегия уздыру урыны итеп “Kazan Palace by Tasıgo” кунакханәсенең конференц-залы сайлап алынган.
Йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Мәдәният минитрлыгының Мәдәни мирасны дәүләт саклавы департаменты директоры Роман Рыбало һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетының казанышлары һәм бурычлары турында төп докладны ведомствоның җитәкчесе Иван Гущин ясады.
Аерым алганда, ул берничә проблемалы мәсьәләне билгеләде: “566 объект турында белешмәләрне Бердәм күчемсез мөлкәт дәүләт реестрына кертү өчен кадастр эшләре уздырылырга тиеш. Моның өчен акча бүлеп бирелгән. ТР Президенты кушуы буенча Татарстанда объектларны инвентаризацияләү уздырылган. Муниципаль һәм хосусый милектәге 414 объектка мәгълүмати күрсәткечләр урнаштырырга кирәк”.
Коллегиядә катнашучылар алдында шулай ук ТР Дәүләт Советы урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас районы башлыгы Камил Ногаев, РФ Мәдәният минитрлыгының Мәдәни мирасны дәүләт саклавы департаменты директоры Роман Рыбало, “Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара советның милли комитеты (ИКОМОС)” төбәкара иҗтимагый оешманың президенты Александр Кудрявцев, “Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне саклау җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый оешманың үзәк советы рәисе Артем Демидов чыгыш ясады.
ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев төгәл эшне башларга кирәк, дип билгеләде.
“Бүген сүз нигездә җирле билгеләнештәге объектлар турында бара. Без шуны аңларга тиеш, үз территорияләрендә бу объектлар булган җирле үзидарә органнары аларның сакланышы һәм файдаланылуы өчен җавап бирергә тиеш, шул вакытта бу һәйкәлләр бик зур тәрбияви роль уйнаячак. Аларны сакларга акча тотабыз икән һәм бу кешеләргә ошый икән, без үзебезнең мирасыбыз өчен җаваплы булырга тиеш. Җаваплылык вакыты җитте, ул безне тәртипкә өйрәтә һәм барыбызны да яхшыртачак”,- дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында билгеләгәнчә, соңгы елларда Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау, тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне реставрацияләү өлкәсендә күп эшләр башкарылган.
Ул искәрткәнчә, тарих һәм архитектура мирасын саклау эше Казанның 1000 еллыгына әзерләнү кысаларында башланды. Соңрак, “Яңарыш” фонды формалаштырылды, гаять зур эш башкарылды - иң әһәмиятле объектларны реставрацияләү һәм объектларга ЮНЕСКО мирасы статусын алу - болар барысы да күп төрле структуралар, белгечләр, археологлар, тарихчылар һәм ресавраторлар эше нәтиҗәсе. Минем фикеремчә, бу гаять зур эш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
“Билгеле, без күп объектларны югалттык, аларны саклау эшен бераз алданрак башлыйсы булган, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. - Әмма безнең муниципалитетларның тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен саклауга зур теләкләре һәм ихтыяҗлары бар. Казан, Чистай, Алабугадан башка, һәр муниципаль берәмлектә шундый эш алып барыла. Һәм ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты муниципалитетлар белән берлектә объектларны инвентаризацияләү эшен башкарырга тиеш, барысы да теркәлгән булырга тиеш. Адымлап эшне алып барачакбыз. Һәр сакланып калынган объект сезнең территориягезгә кеше җәлеп итәчәк. Соңгы 10 елда Татарстанга килүче туристлар саны күпмегә артуын күз алдына китерегез! Бездә гаять зур тарихи һәм мәдәни мирас бар. Һәм бу Казан гына түгел. Ә бу Биләр, Чистай, Әтнә районы да. Һәр районда кызыклы булырлык урыннар бар”.
Татарстан Президенты шулай ук Иван Гущинның Агач архитектура сәнгатен өйрәнү буенча үзәк төзү идеясен дә хуплады.