Минтимер Шәймиев һәм Одри Азуле Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессының пленар утырышында катнашучыларны сәламләделәр

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казан ратушасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңалык” республика фондының Попечительлек советы рәисе, мәдәниара диалог буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе  Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессының пленар утырышында катнаштылар.

Утырышта шулай ук ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиле Александр Кузнецов, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас үзәге директоры Мехтильд Рёсслер, ЮНЕСКО Генераль директоры кабинеты  директоры Николя Кассианидес, ЮНЕСКОның милли комиссияләр һәм гражданнар җәмгыяте эшләре буенча секция башлыгы Генс Сеити, РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокукларын үстерү советы рәисе Михаил Федотов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.

Минтимер Шәймиев Одри Азулега Россия Федерациясенә өч көнлек сәфәре кысаларында Татарстанга да килүе өчен рәхмәт белдерде.

Алга таба ул ЮНЕСКО структуралары һәм Татарстан Республикасы арасында мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча диалог уңышлы үсештә, дип билгеләде. Хезмәттәшлекнең яңа элемтәләре барлыкка килә, мәгариф, мәдәният өлкәсендә уртак чаралар уздырыла.

Минтимер Шәймиев шулай ук билгеләгәнчә, Россиянең ЮНЕСКО кафедралары тәҗрибә, белемнәр һәм мәгълүматлар алмашуда мөһим роль уйный. “РФ югары уку йортларында бүгенге көндә 60 тан артык ЮНЕСКО кафедрасы эшли, төрле шәһәрләрдә аларның 200 дән артык филиаллары һәм бүлекләре бар. Без республикабыз кафедраларының да әһәмиятле эш алып баруларына шатбыз”,- диде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе конгресста катнашучылар белән “Яңарыш” фондының мәгариф өлкәсендәге яңа планнары һәм проектлары белән уртаклашты.

“Быел Татарстан гомуми белем бирүче полилингваль комплекслар төзүгә һәм булдыруга кереште. Яңа мәктәптә ике дәүләт телендә (рус һәм татар) һәм халыкара инглиз телендә белем биреләчәк, үз мәдәниятен бәяләгән укучылар, чит мәдәниятне дә аңлаячак һәм җәмгыять үсешенә мөһим өлеш кертәчәк”,- дип сөйләде ул.

Одри Азуле Татарстан Республикасына, Казанга килүенә шат булуын белдерде. “Мин Сезгә - безнең махсус илчебезгә мәдәниара диалогта даими катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Мәдәниара диалог Казанда уңышлы үсеш алды,  узган елның сентябрендә узган Мәдәниара диалог буенча Казан форумы моның чагылышы”, - дип билгеләде ЮНЕСКО генераль директоры Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп.

Одри Азуле Россия Федерациясенә, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенә, Татарстан Республикасына, “Яңарыш” республика фондына һәм ТИСБИ идарә университетына ЮНЕСКО эшчәнлегенең төрле юнәлешләренә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Пленар утырышта шулай ук ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе һәм ТИСБИ идарә университеты ректоры Нэлла Прусс чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International