Минтимер Шәймиев белән Михаил Пиотровский Болгар музей-тыюлыгында булды

2012 елның 18 июне, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт эрмитажы директоры, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы әгъзасы Михаил Пиотровский Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында булды.
Болгар шәһәренә экскурсия Болгар цивилизациясе музее белән кушылган Елга вокзалыннан башланды. Бу объектның төзелеше ахырына якынлаша.
Болгар музей-тыюлыгы директоры Рафаэль Мәхмүтов кунакка Елга вокзалы музее функцияләре турында сөйләде. Минтимер Шәймиев белән Михаил Пиотровский казу эшләре барган урында булды. Анда ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белгечләре җитәкчелегендә казу эшләре бара.
Михаил Пиотровский 922 елда Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган Истәлекле билге объектында агымдагы елның 21 маенда куелган дөньяда иң зур басма Коръәнне, Ибн Фадлан сәяхәте маршруты картасын, музей галереясендә татар, рус, инглиз, алман һәм гарәп телләрендә Ибн Фадланның Иделгә сәяхәте турындагы “Записка”сын һ.б. зур кызыксыну белән карады.
Аннары Минтимер Шәймиев белән Михаил Пиотровский Төньяк һәм Көнчыгыш мавзолейларда башкарылган реставрация эшләренең беренче нәтиҗәләренә бәя бирде. Аларда сенсор киосклар урнаштырылган, алар ярдәмендә нигез салыну тарихын, әлеге объектларда казу эшләре планының электрон вариантлары, биредә табылган агач, металл, керамика экспонатлары белән танышу мөмкин.
Минтимер Шәймиев Дәүләт Эрмитажы директорына Үзәк мәчетне төзекләндерү барышы турында сөйләде, анда Татарстанның Лениногорски районы карьерыннан алынган табигый таш куллануын ассызыклап узды.
Аннары кунаклар Кече манарада, Сәхабәләр һәйкәлендә, Икмәк музеенда һ.б. булды.
Михаил Пиотровский бигрәк тә “Ак мәчет” комплексына соклануын белдерде.
Ул борынгы Болгарда булудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты: “Мин биредә бары 3 кенә ел булмадым. Үзгәрешләр шаккатырлык. Менә Ак мәчет, ул шәһәр читендә салынган, барлык кагыйдәләр дә үтәлгән. Археологлар өчен база булдырыла, алар берничә ел биредә тыныч кына эшли ала. Казу эшләре вакытында табылган әйберләрне урнаштыру өчен музейлар бар. Болар барысы бергә борынгы шәһәрне ачу мөмкинлеге бирә”.
Минтимер Шәймиев экскурсияне тәмамлап: “Михаил Пиотровский бу җирне, аның тарихын, Болгар белән Зөядә эшләрне нидән башлауны һәм ничек дәвам итүебезне, барысын да яхшы белә. Бу ике елда торгызу эшләре фән һәм халыкара институтлар таләпләре кысаларында уза. Без башкарылган эшләрдән канәгать кала, әмма алда зур эшләр көткәнен беләбез. Безгә Болгарны тулысынча ачарга кирәк дип белдердек инде. Аны безгә Михаил Борисович тәкъдим итте. Әлбәттә, бу эшләр бер елда гына башкарылмый, яңа объект ачу белән берьюлы аларны саклау өчен җаваплылык алуны исәпкә алу зарур. Хәзер бу өстенлекле бурычларның берсе булып тора”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International