Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шаймиев Луврда һәм Версальда булды
2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе
11 июльдә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Лувр музеенда һәм Версаль сарай-паркы ансамблендә булды. Моннан тыш Франция Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны саклау департаменты директоры Бруно Фавел белән очрашты.
Татарстан делегациясе Лувр музеенда реставрацияләү остаханәсендә булды һәм остаханә директоры Мария Лавандье ханым белән очрашты.
Лувр реставрацияләү лабораториясе Франциянең 1200 музее өчен сәнгать әйберләрен, картиналар, скульптуралар, мебельләрне реставрацияләү эшләрен башкаручы структура. Ул Ауропада һәм дөньяда иң яхшы реставрация остаханәләренең берсе итеп танылган.
Мария Лавандье татарстанлыларның игътибарын Луврда музей, мәгариф, фән һәм реставрацияләү эшчәнлегенең туры килеп торуына юнәлтте.
Беренче чиратта Минтимер Шәймиев сәнгать әйберләренең килеп чыгышын, композициясен, материал составын, датасын һәм чын нөсхә булуын ачыклау җиһазы белән танышты.
“Биредә мин күргән технологияләр мәдәниятне үстерүгә юнәлдерелгән, - бу иртәге көн турында, мәдәни мирас хакында уйлауны белдерә”, дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
Делегация Людовик XIV вакытындагы мебельләрне реставрацияләү методикасы белән дә танышты. Татарстан кунакларына танылган рәссам һәм сынчы Жеромның соңгы эше булган скульптураны реставрациядән соң тәкъдим иттеләр. Шулай ук Минтимер Шәймиевка Леонардо да Винчиның “Святая Анна с Мадонной и младенцем Христом” реставрацияләнгән картинасын күрсәттеләр. Ул Леонардо да Винчиның Франциядә реставрацияләнгән беренче картинасы буларак уникаль булып тора. Жеромның скульптурасы белән Леонардо да Винчи картинасы реставрацияләнгән килеш җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителмәгән әле. Аларны реставрациядән соң беренче булып Татарстан делегациясе күрде.
Шул ук көнне Минтимер Шәймиев Франция Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны саклау департаменты директоры Бруно Фавель белән очрашты. Фавель әфәнде татарстанлыларны Франция Республикасы Хөкүмәте белән мәдәният министры исеменнән сәламләде. “Сезнең Парижка килеп, тарихи һәйкәлләрне реставрацияләү һәм саклау өлкәсендә Франция тәҗрибәсе белән танышырга карар итүегезгә шатбыз. Парижда Казанны яхшы беләләр, чөнки Казан Кремле ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керә”, - дип билгеләп үтте ул. Аның фикеренә караганда, бу очрашу Франция белән Татарстан арасындагы мәдәни хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим адым булырга тиеш.
Татарстан делегациясе Версаль сарай-паркы ансамблендә дә булды. Анда Минтимер Шәймиев Версаль президенты кабинеты директоры Оливье Жоссе һәм Версаль сарай-паркы ансамбленең баш архитекторы Пьер-Андре Лаблод белән очрашты.
ТР Дәүләт киңәшчесе паркны карау вакытында, бу комплекста булу күп яңа идеяләр бирде дип билгеләп үтте. “Әгәр Татарстанда шундый парк булдырырга теләсәк, Лаблод әфәндегә мөрәҗәгать итәчәкбез”, - диде М.Шәймиев. “Минем өчен Татарстан Республикасы белән хезмәтәшлек итү зур горурлык булачак”, - диде Версаль сарай-паркы ансамбленең баш архитекторы.
2012 елның 12 июлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Париж-Сорбон университетының элеккеге президенты Жорж Молинье белән очрашачак, шулай ук Сорбонда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада утын кабызу тантанасында катнашачак.
ТР Дәүләт киңәшчесен эш сәфәрендә Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар мәсьәләләре буенча советның генераль директоры киңәшчесе Мөнир Бушнаки, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Франция Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов һ.б. озатып йөри.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз