Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Калев Сепп белән очрашты
2012 елның 16 октябре, сишәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фонды Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев Халыкара Табигатьне Саклау Берлегенең (МСОП) табигый мирасны саклау буенча эксперты һәм консультанты Калев Сеппны кабул итте.
Калев Сепп – Эстония Социаль фәннәр, табигый-мәдәни ландшафт һәм табигый мирас белән идарә итү университеты профессоры, “Экология һәм табигатьне файдалану” факультеты деканы. Аның ТРга сәфәре Болгар һәм Зөяне Юнеско Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча башланган эш кысаларында оештырылган.
Калев Сепп игътибары үзәгендә - Зөя утрау-шәһәрчеге, чөнки ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитетына тарихи-мәдәни генә түгел, ә ландшафтлы комплекс буларак та игълан ителгән. Шуңа күрә Зөяне ЮНЕСКО исемлегенә керткәнче, Комитет (МСОП) эксперты нәтиҗәсен алырга тиеш. Бу атна дәвамында Калев Сепп утрау-шәһәрчекнең уникаль табигатен өйрәнәчәк.
Очрашу вакытында Минтимер Шәймиев Калев Сеппка Болгар һәм Зөя тарихы, “Яңарыш” Республика Фонды, “Татарстан мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя урау-шәһәрчеге” проекты турында сөйләде.
МСОП экспертын Зөя урау-шәһәрчегенең табигый мирас объекты буларак та игълан ителүе кызыксындырды.
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Зөя тарихи-архитектура һәм табигый-ландшафтлы комплекс – танылган ландшафт феномены. Зөя ансамбле Куйбышев сусаклагычы утраулары агачлары һәм Идел, Зөя елгалары ярлары белән гармониядә тора.
ТР Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, Зөянең ЮНЕСКО карамагына күчүе фәнни-техник прогресс шартларында аның табигый үзенчәлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.
ТР өчен Болгар һәм Зөянең – мөселман һәм православие диннәре урыннарының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә бер үк вакытта керүләре мөһим. Ләкин, ЮНЕСКО кагыйдәләре буенча, ике объектны “тарихи-мәдәни комплекс” номинациясе буенча тәкъдим итү мөмкин түгел. Шуңа күрә галимнәрнең тәкъдиме белән Зөя өчен “тарихи-мәдәни һәм ландшафтлы комплекс” номинациясе сайланды. ЮНЕСКО исемлегенә керткән очракта бу - РФ территориясендә ЮНЕСКОның тарихи-мәдәни һәм ландшафтлы объекты булачак.
Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” Республика Фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм “Идел-Кама дәүләт тыюлыгы” директоры Юрий Горшков катнашты.
Иртәгә Калев Сепп Зөя утрау-шәһәрчеген тикшерә башлый, шулай ук Болгар музей-тыюлыгында булачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз