Минтимер Шәймиев Үзәк Македония губернаторы һәм ICCROM белгечләре белән Зөя шәһәр утравында булды

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Үзәк Македония провинциясенең беренче вице-губернаторы Константин Карапанаетидис, мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча Халыкара тикшеренү үзәге генераль директоры Стефано ди Каро һәм ЮНЕСКО генераль директорының махсус киңәшчесе Мөнир Бушенаки белән Свияжски утрау-шәһәрчеге объектларын карады. Стефано ди Каро белән Мөнир Бушенаки Татарстанга ИККРОМ экспертлары сыйфатында килгән иде. Алар Свияжски белән Болгарда реставрация эшләре ысулларын тикшереп, нәтиҗәләрне Бөтендөнья мирасы комитетына тапшырачак, ә ул үз чиратында әлеге объектларны Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү мәсьәләсен караячак.

Кунаклар утрау-шәһәрчекне карауны Троицкий чиркәвеннән башлады, аннары “Всех Скорбящих Радость” соборында, Успенско-Богородицкий монастырендә һәм Свияжски Тарих музеенда булды.

“10 ел элек Свияжскида булганда монастырьлар ташландык хәлдә иде, - дип искә төшерде М.Бушенаки. – Минтимер Шәймиевнең халыкара бергәлек, халыкара хөкүмәтнеке һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларның мәдәни мирасны саклау һәм мәдәни мирас белән халык арасында элемтәне саклау буенча тәкъдимнәренә игътибарлы булуы куандыра. Свияжски белән Болгар Бөтендөнья мирасы объектлары булып танылуын телибез. Шуңа күрә бу объектлар бәяләнә торган принциплар буенча төгәл эш итәргә туры килә”.

Стефано ди Каро Казанда килгәне булуга карамастан, Свияжски утрау-шәһәрчегенә беренче тапкыр барды. “Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча Халыкара тикшеренү үзәгенең төп миссиясе - өйрәтү. Шуңа күрә бу базада программаларны гамәлгә ашыра алабыз, ул кызыклы булачак. Бу мәйданчык күз алдында тарих үзгәрүен күзәтү мәйданчыгына әйләнергә мөмкин. Элек биредә тоткыннар өчен лагерь, аннары психиатрия дәваханәсе булган, ә хәзер соңгы елларда утрауның ничек үзгәрүен күрәбез. Биредә ике төрле реставрация бара: беренчедәр, биналар, структуралар, агач корылмалар реставрацияләнсә, икенчедән - аң, проблемаларга караш. Әлеге процесслар җитдиерәк бәяләнергә тиеш, мәдәни кыйммәтләрне реставрацияләүнең ни икәнлеген ахырына кадәр аңлап бетерү зарур”, - дип уртаклашты үз фикерләре беләни Стефано ди Каро.

Минтимер Шәймиев күптән түгел Үзәк Македониядә кылган сәфәрен искә төшерде һәм катлаулы, авыр вакыт булуга карамастан, Грециядә археология эшләре белән шөгыльләнәләр, тарихи кыйммәтләрне саклау эшләрен дәвам итүләренә шаккатуын белдерде. “Без тарихи мирасны саклау проблемаларына карата акланулар эзләргә тиеш түгел”, - дип нәтиҗә ясады ТР Дәүләт киңәшчесе.

“Бирегә сәфәр кылу – Грециядәге килешүләрнең дәвамы, - дип шәрехләде К.Карапанаетидис. – Якын киләчәктә мәдәният, туристлык, студентлар белән алмашу өлкәсендә безнең уртак эшебезнең нәтиҗәләре күренер дип уйлыйм. Без һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә идек, бу 2 көндә киләчәккә бурычлар куярбыз дип ышанам. Минтимер Шәймиевне бездә Грециядә беләләр. Аның визиты нәтиҗәсендә Грециядә яшәүчеләр Казан һәм Татарстан турында күбрәк белде”.

Ул шулай ук бүген Свияжски утрау-шәһәрчегендәгеләрне мәдәнияткә, тарихка, археологиягә мәхәббәт берләштерүен билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International