Минтимер Шәймиев Татарстан хатын-кызларын котлады

2020 елның 7 марты, шимбә

Бүген Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Халыкара хатын-кызлар көненә һәм “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсын йомгаклауга багышланган тантаналы чара узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек һәм муллык теләде. “Хатын-кыз - барыннан да элек, әни, ә әниләр безнең өчен иң изгеләр. Оныкларыгыз, балаларыгыз өчен сөенеп яшәвегезне телим. Алар да сезне шатландырып торсыннар”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Республикасында хатын-кызлар төрле өлкәләрдә хезмәт итә: мәгарифтә, мәдәниятта, медицинада, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында, фән һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. “Сез башкарган эшләр – ул бик зур хезмәт. Без сезнең алдыгызда баш иябез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телибез", - дип өстәде ТР Президенты. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулай ук ТР Президенты  Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан ветеран хатын-кызларга медальләр тапшырды.

Минтимер Шәймиев әлеге конкурсның егерме елдан артык уздырылганын искәртте. Конкурсның оештыручысы  – “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы. Минтимер Шәймиев конкурсны оештыручыларга ел саен матур бәйрәм уздырулары өчен рәхмәт белдерде. Хатын-кызларга республиканың  иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. 

“Дәүләтнең иң зур байлыгы – ул хатын-кызлар. Без сезнең белән күп эшләр башкарырга сәләтлебез. Матур итеп эшләргә, укырга, балалар тәрбияләргә һәм үрнәк булырга”, - дип билгеләде ул.

Быел бүләкләү өчен конкурсның “Ел хатын-кызы” дигән махсус билгесе эшләнгән. Минтимер Шәймиев аларны конкурсның  “Хатын-кыз – Ана”, “Минем һөнәрем – минем язмышым”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рух”, “Хатын-кыз – галим”, “Хатын-кыз – эшмәкәр” номинацияләрендә җиңүчеләргә тапшырды.

Тантана тәмамланганда  “Татарстан хатын-кызлары” оешмасы рәисе Зилә Вәлиева “Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” номинациясе җиңүчеләрен игълан итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International