Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалының яңа экспозициясе белән танышты

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалының яңа экспозициясе белән танышты.

Искәртәбез, 1941-1945 еллардагы  Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы 2005 елда Җиңүнең 60 еллыгына ачыла һәм элеккеге Юнкер училищесы бинасында урнаша (Казан Кремле архитектура ансамбленә керә).

Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевкә хәбәр ителгәнчә, Җиңүнең 75 еллыгына Музей-мемориалда  400 кв. м. мәйданда яңа экспозиция булдырылган. Монда татарстанлыларның хәрби һәм хезмәт батырлыклары турында яңа материаллар, сугышта катнашучылардан һәм тыл хезмәтчәннәреннән, эзләнү оешмаларыннан алынган яңа экспонатлар урнаштырылган. Алар музейга килүчеләргә якташларыбызның батырлыклары турында сөйлиләр.

Яңа экспозиция 2020 елның 1 мартында ветераннар һәм эзләнү оешмалары, “ЮНАРМИЯ” бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби- патриотик иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре, укытучылар, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашында тәкъдир ителгән.

Аудиогид кушымтасы мобиль җайланма аша, WI-Fi га тоташып, музей белән индивидуаль танышырга мөмкинлек бирә.

Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International