Минтимер Шәймиев: “Беренче комплекс - бу безнең беренче адым”

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан шәһәрендә “Адымнар - белем һәм килешүгә юл” беренче күптелле белем бирү комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.

Минтимер Шәймиев һәм киңәшмәдә катнашучылар Яңа Савин районының Бичурин урамында урнашкан 165нче урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә эшләрнең барышы белән таныштылар. Анда иске бинаны реконструкцияләү һәм 800 укучыга исәпләнгән яңа урта мәктәп төзелеше тәмамланып килә. Бу мәктәптә 400 урынга ашханә, бассейн, спорт залы, 1 катта остаханәләр, 500 урынга актлар залы, уку кабинетлары, 2 катта китапханә, 3 һәм 4 катларда уку кабинетлары булачак. Бинаның гомуми мәйданы якынча 14 мең кв.м.

Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, агымдагы елның 1 сентябренә күптелле белем бирү комплексын 1 сентябрьгә ачу планлаштырыла. “Беренче комплекс - яңа мәгариф формасына беренче адымыбыз. Безнең бүгенге эшебездән күп нәрсә бәйле, киләчәктә ул мәгарифне үстерү юлларын билгеләячәк. Мәгариф системасындагы үзгәрешләр котылгысыз, аларны вакыт таләп итә һәм без балаларыбызга конкурентлыкка сәләтле булу мөмкинлеген тәкъдим итәргә тиеш. Менә шундый тарихи мизгел килеп чыкты безгә” - дип ассызыклады ул. - Комплекстагы эшләрнең күләме бик зур, ләкин без аны пандемия шартларында да төгәл вакытында тәмамларга тиеш”.

Минтимер Шәймиев Казан мэры Илсур Метшинга барлык яктан да ярдәм иткәне һәм төзелеш буенча килеп туган сорауларны хәл иткәндә шәһәр хакимиятенең нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәт белдерде.

Илсур Метшин шулай ук үз чиратында проектта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, проект һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International