Сергей Кравцов һәм Минтимер Шәймиев “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” беренче күп телле белем бирү комплексында булдылар

2020 елның 5 сентябре, шимбә

Бүген РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” беренче күптелле белем бирү комплексында булдылар.

Аларны РФ Мәгариф министрлыгының мәгълүмат технологияләре һәм дәүләт белем бирү сәясәтен гамәлгә ашыру үзәге президенты Исаак Калина, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Дәүләт Советы урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров озата йөрде.

“Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” күптелле белем бирү комплексы “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында булдырылган. Ул 2504 укучыга, 107 класс-комплектка исәпләнгән.

Белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов дәрәҗәле кунаклар өчен 1224 укучыга исәпләнгән күп телле белем бирү мәктәбендә һәм Бондаренко урамында урнашкан интернатта экскурсия уздырды.

Сергей Кравцов һәм Минтимер Шәймиев актлар залын, биология, математика һәм беренче класслар кабинетларын, Татарстан халыклары сәнгать культурасы кабинетын, йөзү бассейннарын, мәктәп ашханәсен карадылар.

Интернат бинасында кунаклар күп функцияле кабинетларны, торак бүлмәләрен карадылар. Трансформалаша торган күп функцияле аудиторияләргә, остаханәләргә, балалар иҗаты һәм заманча технологияләр остаханәләренә аеруча игътибар иттеләр.

РФ мәгариф министрына берничә предмет буенча рус, татар һәм инглиз телләрендә дәреслекләрне күрсәттеләр.

Алга таба Сергей Кравцов һәм Минтимер Шәймиев Бичурин урамындагы 165нче мәктәпкә килделәр, ул мәктәп шулай ук күп телле белем бирү комплексына керә. Кунаклар тулысынча реконструкцияләнгән башлангыч мәктәп корпусын һәм өстәп корылган яңа билингваль мәктәп бинасын карадылар.

Аннары алар журналистлар белән аралаштылар.

Сергей Кравцов Татарстан җитәкчелегенә, Минтимер Шәймиевкә һәм Рөстәм Миңнехановка республикада мәгарифне үстерүгә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

“Күп телле белем бирү мәктәпләрен булдыруга алынгач, безгә аларны барыннан да элек үзебезнең республикада арттырырга кирәк. Бу әле башы гына. Безнең беренче адымнарыбыз гына, беренче алты комплексны без республиканың зур шәһәрләрендә булдыруны билгеләдек. Бу башлангыч Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. Бу - яхшы башлангыч, хәзерге заманда конкуренциягә сәләтлелеккә юл”, - дип җавап бирде Минтимер Шәймиев, Татарстан тәҗрибәсен башка төбәкләрдә дә булдырырга мөмкинме дигән сорауга.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International