Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
“Яңарыш” фонды: өч ел ихлас күңелдән эшлибез
2013 елның 18 феврале, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды -“Яңарыш” фондына нигез салынуга өч ел тула. Фондны булдыру турында ТР Президенты указына 2010 елның 17 февралендә кул куелды. Указ Фондның төп бурычын билгеләде: Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгын саклап калуга, торгызуга, реставрацияләүгә булышлык күрсәтү, "Свияжск утрау-шәһәре" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеен, архитектур-сәнгати яктан торгызу.
Фондның Попечительләр Советын Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли. Фондның башкарма директоры булып, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова исәпләнә.
РФ Президенты Владимир Путинның һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” паритет федераль һәм республика программасы расланды. Проектның уңышлы тормышка ашырылуы гомуми ярдәм нәтиҗәсендә мөмкин булды: торгызу эшләренең башка мөһим финанслау чыганагы булып, хәйриячеләрнең акча түләүләре санала. Фондның “Ихлас күңелдән” дигән девизы барлык татарстанлылар тарафыннан да: олысыннан кечесенә кадәр эләктереп алынган иде. Фондка төрле һөнәр кешеләре, төрле яшьтәге, төрле милләттәге, төрле диндәге, төрле матди мөмкинлекләре булган кешеләр, милек формасы һәм уңыш дәрәҗәсе төрле булган предприятиеләр һәм оешмалар ярдәм итәләр.
Фондның Попечительләр Советы тарафыннан барлык хәйриячеләрнең исемнәрен дә хәтер Китабына кертү турында карар кабул ителде. Китапның өч томы бастырып чыгарылган, анда 22 меңнән артык хәйрияче кертелгән. “Яңарыш” фондының өч ел эшчәнлеге нәтиҗәсендә Свияжск утравында уздырылган ремонт-төзелеш һәм рестоврация эшләреннән соң 14 объект ачылды, шул исәптән XVI- XVIII гасыр православие истәлекләре һәм XVIII-XIX гасыр җәмәгатьчелек биналары.
Болгарда 10 объект реставрацияләнгән, төзелгән һәм эксплуатациягә тапшырылган. Җәмигъ мәчетен, Кара, ак һәм Көнчыгыш палатасын Ханнар төрбәсен, Көнчыгыш һәм Көньяк мавзолеен реставрацияләү бара.
Ике шәһәр территориясендә дә ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты һәм КФУ тарих институты тарафыннан масштаблы археологик тикшеренүләр алып барыла.
2012 елның 28 нче августында Свияжскида һәм Болгарда Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин булып китте, һәм торгызылган һәм яңа төзелгән объектларда эшләнгән эшләргә зур бәя бирде.
“Яңарыш” фонды тарафыннан “Болгар тарихи-археологик комплексы”н һәм “Свияжск тарихи-мәдәни һәм ландшафтлы” комплексын ЮНЕСКО Бөтен дөнья мирасы исемлегенә кертү буенча актив эш алып барыла.
ТР Президентының матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз