2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче юбилей сессиясен оештыру һәм уздыру буенча бүген ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмә үтте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Казан 2022 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен уздыру урыны итеп билгеләнгән. Республиканың бу инициативасы Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан да хупланды.
«Мондый зур чараны уздыру урыны итеп Татарстанны сайлаганнары өчен без рәхмәтлебез. Безнең өчен бу зур дәрәҗә һәм шул ук вакытта җаваплылык, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 2022 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк».
Карар кабул иткәндә Татарстанның Евразия мәдәни киңлегендә роле һәм әһәмияте исәпкә алынды. Бүген Татарстан – мәдәниятара диалог, толерантлык һәм татулык үрнәге, һәм бу мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча БМО идеологиясенә аваздаш.
Татарстанда ЮНЕСКО исемлегенә 3 объект кертелгән: Казан Кремле, Болгар тарих-археология комплексы, Успенье соборы һәм Свияжск утрау-шәһәре монастыре.
Аларның бөтен дөньяда танылуына федераль үзәк ярдәме һәм «мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар» уникаль комплекслы проектын гамәлгә ашыру ярдәм итте. Бу максатларга республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Төрле милек рәвешләрендәге предприятиеләр, шулай ук битараф булмаган татарстанлылар зур ярдәм күрсәтте.
Археологик, реставрация һәм төзелеш эшләре нәтиҗәсендә җирле истәлекле урыннар һәм музей киңлекләре тамырдан үзгәрде.
Транспортны да кертеп, барлык кирәкле инфраструктура булдырылган. Объектларга бару мөмкинлеге су юллары ягыннан да, автомобиль юллары ягыннан да тәэмин ителгән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге вакыйгага сыйфатлы дәрәҗәдә әзерләнү өчен, тиешле чаралар планын оператив әзерләү өчен республикада эш органы булдырырга кирәк. Халыкара форумнар оештыру тәҗрибәсен исәпкә алып, республика Хөкүмәтенә оештыру чаралары исемлеген билгеләргә, җаваплы министрлыклар һәм ведомстволарны расларга, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясен эшкә җәлеп итәргә кирәк.
Кунакларның республикабызның милли үзенчәлекләрен күрүләре, безнең традицион кунакчыллыкны тоюлары мөһим, диде Татарстан Президенты.
Моннан тыш, Татарстанга кадәр киләсе елда Кытайда шундый ук чара уздырылачак, һәм анда Татарстан делегациясенең катнашуын да уйларга кирәк. "Мондый масштаблы чараны уздыруда хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсен өйрәнү мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов.
2022 елга Татарстанның мөһим тарихи һәйкәлләре исемлеге киңәйтеләчәк. Чөнки православие динендәге иң зур образларның берсе - Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләрен төгәлләү планлаштырыла. Собор Казан Кремленең саклау зонасында урнашкан. Киләсе елның июлендә аны ачу планлаштырыла.
2022 елда Россия Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтә. Бу вакыйга татар халкын үстерүдә һәм, илнең алдынгы диннәренең берсе буларак, Исламны торгызуда гаять зур роль уйнады.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәләр исемлеген раслады, һәм киләсе елның 1 февраленә кадәр ил Хөкүмәтенә, Татарстан Хөкүмәте белән берлектә, кызыксынган дини оешмалар катнашында, юбилей датасын бәйрәм итү турында тәкъдимнәр тапшырырга кирәк.
2022 елда Россиядә Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясен оештыру мәсьәләләре буенча ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек турында киңәшмәдә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең Җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе сөйләде.
2022 елда Россиядә Бөтендөнья мирас комитетының юбилей сессиясен үткәрүгә әзерлек вакытында хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне ТР Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе әгъзасы Минтимер Шәймиев күтәрде.
Ул, аерым алганда, ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азулага республиканың ЮНЕСКО оешмасы белән башкарган мактауга лаеклы хезмәте һәм Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең күпмилләтле берләшмәләре телләрен саклап калуга һәм актив куллануга юнәлтелгән «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәпләр челтәрен югары бәяләве өчен рәхмәт хаты килүен хәбәр итте. Хатта ЮНЕСКО генераль директоры ассызыклаганча: «Бу төрле халыкларның телләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү, мәгарифкә, мәдәнияткә, мираска һәм башка аспектларга ирешү буенча ЮНЕСКО эшчәнлеге линияләренә тулысынча туры килә».
Минтимер Шәймиев Россиянең 30 объект кергән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары реестрында 8 нче урынны алып торуын искәртте.
ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән объектлар турында сөйләгәндә, Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитеты карары белән объектларга идарә итү планнары раслануын искәртте (Болгар тарих-археология комплексы - 2016-2021 елларга; Успенье соборы һәм Свияжск утрау-шәһәре монастыре - 2017-2022 елларга).
Татарстан Идарә планнарын эшләү һәм раслауга ирешкән һәм Россиянең күп кенә министрлыклары һәм ведомстволары җәлеп ителгән беренче төбәге булды, диде ул.
Минтимер Шәймиев хәбәр иткәнчә, сессиягә кадәр тагын бер бурычны үтәргә кирәк – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен «ЮНЕСКО инициативалары» Астрономия һәм Бөтендөнья мирасы» программалары буенча «Казан университетының астрономия обсерваторияләре» номинацион досьесын әзерләргә кирәк.