Минтимер Шәймиев Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасында катнашты

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү Паркында Дан мемориалы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Тантанада Татарстан Президенты белән бергә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Җиңү паркына килеп җитүгә Рөстәм Миңнехановны юнармейцлар  һәм яшьләр оешмалары вәкилләре сәламләде.

Президентның Җиңү белән котлавына каршы яшьләр өч мәртәбә “Ура!” дип кычкырып җавап бирде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов ветераннарны котлады.

Мәңгелек утка чәчәкләр һәм веноклар салганнан соң, чарада катнашучылар сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Аннары Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм башкалар Һәлак булган сугышчыларның аналарына һәм тол хатыннарына куелган һәйкәл Солдаты монументына чәчәкләр салдылар.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев “Победа” ретро автомобилендә Казан гарнизоны гаскәрләренең Җиңү көненә багышланган парадында катнашу өчен Меңъеллык мәйданына киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International