Минтимер Шәймиев I дәрәҗә Преподобный Андрей Иконописец ордены белән бүләкләнде

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Бүген Казанда Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерүгә багышланган тантаналы чара узды.

Анда Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Казан Изге Ана иконасы соборы 18-19 гасырлар чигендә төзелгән. 1932 елда гыйбадәтханә җимерелә. Аны торгызу буенча киң колачлы эшләр 2016 елда башлана. Объектны яңадан торгызуга ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондыннан 2,7 млрд. сум акча тотылган. Бүген соборны изгеләндерү чины белән литургияне Патриарх Кирилл үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә ассызыклаганча, Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү тарихи әһәмияткә ия, һәм дини изге урынны торгызуга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде.

“Бу православие дөньясының һәм бөтен күп милләтле Россиянең бөек изге урыны безне бүген үзенең яңадан торгызылган соборы белән бергә җыйды.

Безгә катнашырга насыйп булган вакыйга чын-чынлап тарихи әһәмияткә ия. Нәкъ 5 ел элек без Патриарх Кирилл җитәкчелегендәге чиркәү нигезенә беренче ташны салдык. Һәм менә бүген бу мәһабәт соборда - Патриарх һәм дәрәҗәле кунаклар катнашында кабат литургия уздырыла. Татарстан башкаласы һәм безнең данлы Ватаныбыз янә үзенең төп рухи изге урыннарның берсенә ия булды”, - дип билгеләде ул.

Ул шулай ук билгеләгәнчә, уникаль проект Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләгән “Яңарыш” фонды көче белән тормышка ашырыла. Соборны торгызуга шулай ук вакытсыз гомере өзелгән митрополит Феофан да зур өлеш кертә.

Рус Православие Чиркәве, хакимият органнары, бизнес-бергәлек вәкилләренең, төзүчеләр, реставраторлар, археологлар, фән һәм мәдәният эшлеклеләренең, барлык игелекле кешеләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге проектны уңышлы тормышка ашыруның нигезе булды.

Патриарх Кирилл Татарстанда милләтара һәм динара татулыкны саклап калу буенча алып барыла торган зур эшне билгеләп үтте. “Татарстан җитәкчелегенең искиткеч роле турында әйтмичә калып булмый. Мин Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә дә, Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка да, алар белән бергә бу искиткеч соборны төзү өчен хезмәт иткән барлык кешеләргә дә рәхмәт белдерәм. Сезнең исемнәр Казан һәм Россия тарихына гына түгел, Рус Православие Чиркәве тарихына да кертелгән. Чөнки сезнең хезмәтегез һәм ярдәмегез белән бу собор төзелде, үзара хезмәттәшлек, православие һәм мөселманнар хезмәттәшлеге моделе булдырылды. Күп милләтле Россия өчен бу бик әһәмиятле”, - диде ул.

Игорь Комаров Россия Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләү сүзләрен укыды.

Валентина Матвиенко яңадан торгызылган собор, гасырлар дәвамында булган кебек, бөтен православие дөньясыннан дин тотучыларның хаҗ кылу урыны, Россиянең рухи яңарышы символларының берсе булачак, дип билгеләде.

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында ассызыклаганча, Татарстанда барлык мөһим карарлар республикада булган барлык конфессияләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып кабул ителә. Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу һәм Болгар ислам академиясен төзү турындагы карар 2015 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән кабул ителә. “Бу безне сүздә генә түгел, ә күңелләрдә берләштерә. Бездә шулай. Бу кагыйдәгә әверелде һәм яхшы үрнәк булып хезмәт итә ала”, - диде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе шулай ук билгеләгәнчә, Казан Изге Ана иконасы соборын танылган белгечләр һәм экспертлар югары бәяләгәннәр. Минтимер Шәймиев Патриарх Кириллга проектны гамәлгә ашыруда катнашкан Мәскәү патриархиясенең чиркәү сәнгате, архитектурасы һәм реставрация буенча Экспертлар советы белгечләренә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

“Безнең хезмәттәшлек көннәр һәм төннәр буена барды. “Хезмәттәшлек” сүзен еш кына владыка Феофан да куллана иде, бүген Сез дә бу сүзне әйттегез. Бу, күрәсең, безне берләштерүче сүз. Һәм хәзер моны владыка Кирилл лаеклы дәвам итә. Безгә әле күп эшләр башкарасы бар. Юл салынган, ул барлык күп динле һәм күп милләтле халык күңеленә хуш килә, ул үзен аклый. Бу юл беркайчан да гади булмаган, әмма бу якты юл, аның буенча, бөек эшләр башкарганда булган югалтуларга карамастан, барырга кирәк. Ә бездә килеп чыгачагына шик юк. Без булдырабыз – бездә кешеләр шулай диләр. Без бердәм булганда күп нәрсәләр эшли алабыз”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

 Аннары Патриарх Кирилл Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуга керткән өлеше өчен РПЧ бүләкләрен тапшырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов I дәрәҗә Преподобный Сергий Радонежский орденына лаек булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев I дәрәҗә Преподобный Андрей Иконописец ордены белән бүләкләнде.

Патриарх Кирилл, Валентина Матвиенко, Игорь Комаров, Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Казан мэры Илсур Метшин 2020 елның ноябрендә вафат булган Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан каберенә чәчәкләр салдылар. Владыка Казан Изге Ана иконасы соборының алтаре артында җирләнгән.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International