Минтимер Шәймиев милли телләрдәге дәреслекләрне федераль реестрга кертү проблемасына кагылды

2021 елның 28 августы, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет, Мәгариф һәм фән буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет һәм 2021 елда республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының уртак утырышын уздырды. Чара Казан Кремлендә узды.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, туган телләрне, мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү – хакимият органнары эшендә өстенлекле юнәлеш.

Рөстәм Миңнеханов туган телләрне өйрәнүгә аерым игътибар бирергә өндәде. Барлык районнарда да бу эш предметлы алып барылмый. “Чуаш, мари, удмурт һәм мордвалар күпләп яшәгән аерым торак пунктларда тиешле туган телне сайлауга игътибар җитми. Шулай ук татар ата-аналарларның үз балалары өйрәнсен өчен туган телне сайлау буенча җитешсезлекләр дә бар”, - диде ТР Президенты.

Ул шулай ук милли мәгариф системасында һәм мәдәният өлкәсендә кадрлар зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Аларны әзерләүдә Казан федераль университеты, Чаллы педагогика университеты һәм Казан мәдәният һәм сәнгать институты зур роль уйный. “Муниципаль берәмлекләргә югары уку йортлары һәм профиль министрлыклары белән берлектә бу хәлне җитди анализларга һәм учреждениеләрне кадрлар белән тәэмин итү буенча конкрет чаралар күрергә кирәк. Үз белгечләребезне әзерләргә кирәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Президент искәрткәнчә, агымдагы елның октябрь-ноябрь айларында Бөтенроссия халык санын алу узачак. Аның нәтиҗәләре халыкның милли составын алга таба аныклауга, димәк, алга таба халыклар телләренә, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә ярдәм итү чараларына төзәтмәләр кертүгә ярдәм итәчәк. ТР Президенты бу чараны оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп үткәрергә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү буенча чаралар планында балаларны һәм яшьләрне җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. “Мондый юнәлеш дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә барлык программа чаралары буенча тәэмин ителергә тиеш. Нәкъ менә яшь буынны этномәдәни тормышка җәлеп итү – киләчәктә милләтара һәм динара тынычлык һәм татулык нигезе. Биредә “Сәләт” проекты үрнәк булып тора. Без бу хәрәкәттән бик зур уңай нәтиҗә алабыз”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

Утырыш барышында Минтимер Шәймиев укучыларны милли телләрдә укыту проблемасы турында сөйләде. Аерым алганда, ул милли телләрдәге мәктәп дәреслекләренең бик озак экспертиза узуына һәм дәреслекләрнең федераль исемлегенә керә алмавына игътибар итте.

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне хуплады һәм юнәлеш белгечләренә әлеге теманы игътибар белән карарга кушты. “Безгә бу мәсьәләдә җитди эшләргә кирәк. Мөгаен, без дә җитәрлек дәрәҗәдә нык тордык. Әмма хәзер безгә бу мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итәргә кирәк”, - диде ул.

Утырыш ахырында республиканың муниципаль районнарындагы Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллекләренә “Форд Транзит” микроавтобусларыннан ачкычлар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International