Минтимер Шәймиев Ерлан Искаков белән очрашты

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казахстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты.

Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачылган иде. Быел сентябрь аеннан Казахстанның Генераль консулы вазифаларына Ерлан Узанович Искаков кереште. Әлегә кадәр ул Казахстан Республикасының Чит илләр эшләре министрлыгы аппараты җитәкчесе булып эшләгән.

Минтимер Шәймиев казах дипломатын яңа вазифага керешүе, Татарстандагы эшчәнлеге башлану белән котлады һәм аңа уңышлар теләде. Ул Казахстан белән Татарстан арасындагы актив хезмәттәшлек традицон рәвештә Россия-Казахстан мөнәсәбәтләренең ныгуына китерә, дип билгеләде.

Ерлан Искаков Минтимер Шәймиевкә үзен җылы кабул итүе һәм Казахстан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы актив һәм күпкырлы хезмәттәшлеккә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Әңгәмә барышында ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм Казахстанның Казандагы Генераль консулы мәдәният, мәгариф, телне һәм тарихи мирасны саклау өлкәсендәге уртак проектларның мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International