Минтимер Шәймиев “Ел җитәкчесе - 2021” конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Бүген Казанда, “Корстон” КСКК мәйданчыгында “Ел җитәкчесе - 2021” республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Залда шулай ук Дәүләт Думасы һәм Татарстаннан Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре, дипломатик вәкиллекләр җитәкчеләре катнашты. Предприятие җитәкчеләре, шул исәптән кече һәм урта бизнес вәкилләре, эш бирүчеләр берләшмәләре, профсоюзлар һәм башка иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.

Республикада узган вакыйгаларга һәм төп икътисадый нәтиҗәләргә багышланган фильм күрсәтелде.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул 2021 елга йомгак ясады, 2022 елга төп бурычларны билгеләде, республика директорлар корпусының республика алдында торган бурычларны хәл итүгә керткән өлешен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Дуслык ордены белән «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Фәрдиев Илшат Шәех улы бүләкләнде.

II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Галиев Марат Һади улы бүләкләнде.

“ТГК – 16” АҖ генераль директоры Галиев Эдуард Геннадьевичка Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте белдерелде.

Шулай ук 2021 елда фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты (“АНСАТ” вертолетын эшләгән өчен) дипломнары һәм мактау билгеләре тапшырылды.

“АНСАТ” вертолетын эшләгән өчен фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясенә Казан вертолет заводының элеккеге баш конструкторы урынбасары Василий Вениаминович Нам вафатыннан соң лаек булды. Василий Вениаминовичның хатыны Галина Григорьевнага Мактау Билгесе һәм лауреат дипломы тапшырылды.

Аннары “Ел җитәкчесе - 2021” республика иҗтимагый конкурсы лауреатлары игълан ителде. Конкурс нәтиҗәләре турында Татарстан Премьер-министры - конкурс комиссиясе рәисе Алексей Песошин сөйләде. “Катнашучылар исемлеге республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм профсоюзлар Федерациясе тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылды, - диде ул. - Әлеге чарада катнашучылар саны елдан-ел арта бара. - Конкурста катнашу өчен барлыгы 120 җитәкче тәкъдим ителде. Конкурста 97 җитәкче номинант булды”.

Конкурс нәтиҗәләре буенча республика һәм муниципаль органнарга, Милли китапханәгә, Татарстан Республикасы Дәүләт архивына җибәрелә торган истәлекле китап бастырылачак, шулай ук конкурс лауреатларына тапшырылачак.

Тантаналы чара Яңа ел концерт программасы белән алып барылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International