Татарстан мөфтие Минтимер Шәймиевне юбилее белән котлады һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге орден тапшырды

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты һәм аны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгатендә мөфти болай дип билгеләп үтте: "Авырлыкларны җиңеп, сез халкыбызның үсешенә юл салдыгыз, аны әйдәп бардыгыз, оештырдыгыз, татарларны динле, сәяси, мәдәни, мөстәкыйль милләт итеп тәрбияләдегез. Аллаһ сезгә көчле җитәкче булсын дип күп сәләтләр биргән: зирәклек, рухи байлык, белем һәм батырлык, озын гомер. Һәм боларның барысын да сез татар халкына багышладыгыз".

Камил хәзрәт Сәмигуллин Дәүләт Киңәшчесенә ислам үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде: «Бүген дә сез Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәлләп төпле һәм уйланылган адымнарга, өммәткә һәм динебезгә күп файда китергән эшләргә бай һәм үтә дә мөһим дини, милли, иҗтимагый-сәяси эшчәнлегегезне эзлекле һәм нәтиҗәле башкаруны дәвам итәсез. Зур тырышлыклар куеп һәм ихластан Россиядә ислам үсеше өчен җан атып, илебез мөселманнары файдасына куйган хезмәтегез, игелекле гамәлләрегез өчен Раббыбыз әҗер-савапларын бирсен!»

Шулай ук Татарстан мөфтие Минтимер Шәймиевкә беренче дәрәҗә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге орден тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International