Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм РФ Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котладылар

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котладылар. 

«Сезнең хезмәт юлы - Ватанга фидакарь хезмәт итүнең ачык үрнәге. Сез хаклы рәвештә танылган сәясәтчеләр һәм дәүләт эшлеклеләре, иң катлаулы хәлләрдә кабул итәрлек карар табарга сәләтле заманча лидерлар рәтенә керәсез», - диелә Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисенең котлау текстында. 

Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгатендә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин болай дип билгеләп үткән: «Сез тарихка илебезнең бөтенлеген һәм милләтебезнең рухи кыйммәтләрен саклауга зур өлеш керткән зирәк эшлекле буларак кердегез. Мин сезне үзен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган кеше буларак бик хөрмәт итәм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International