Кытайның Россиядәге илчесе Минтимер Шәймиевны юбилее белән котлады

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

«Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Сезне чын күңелдән 85 яшьлек юбилеегыз уңаеннан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне кабул итегез!

Мин сезне язмышын Ватанына һәм бөтен көчен бөек максатка - халкының иминлеген яхшыртуга багышлаган күренекле дәүләт һәм сәяси эшлеклесе буларак тирән хөрмәт итәм.

Хәзерге вакытта Кытай-Россия мөнәсәбәтләре гаять югары дәрәҗәдә. Ике яклы хезмәттәшлек төрле өлкәләрдә активлаша, ике ил гражданнарына сизелерлек файда китерә. Төбәкара хезмәттәшлек аеруча нәтиҗәле юнәлешләрнең берсе булып тора. „Янцзы - Идел“ форматы механизмы кысаларында Татарстан һәм Кытай регионнары арасында тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган, күп кенә эре проектлар уңышлы тормышка ашырыла, төрле мәдәни чаралар үткәрелә, алар безнең халыклар арасында дуслыкны ныгыта.

Кытай үз ягыннан Татарстан белән тыгыз элемтәдә торырга һәм безнең илләр арасындагы төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә бергәләп өлеш кертергә әзер.

Тагын бер кат юбилеегыз белән котлыйм, ихлас күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International