Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Минтимер Шәймиевка 85 яшьлек юбилее уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
«Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! 85 яшьлек юбилеегыз белән ихлас котлау сүзләрен кабул итегез. Сезнең эшчәнлегегез, бөтен тормышыгыз туган Татарстан белән тыгыз, кан кардәшлеге белән бәйле. Сезнең белән кайчан да булса эшләргә яки очрашырга туры килгән һәркем Сезнең һөнәри һәм кешелеклелек сыйфатларыгызны, зирәклегегезне һәм гадилегегезне, игелекле булуыгызны һәм кешене тыңлый белүегезне һәрвакыт билгеләп үтә.
Республиканы катлаулы үзгәрешләр чорында җитәкләгәндә, сез кыенлыклардан курыкмадыгыз, үз фикерләрегез һәм принципларыгызга тугры калдыгыз, шул ук вакытта иң катлаулы, кискен проблемаларны хәл итүгә карата үлчәүле, конструктив якын килү үрнәген күрсәттегез. Төбәкнең социаль-икътисади үсешенә, аның мәдәни, рухи традицияләрен саклауга гаять зур өлеш кертеп, Сез чын-чынлап олы иҗтимагый абруй һәм зур илебездә хөрмәт казандыгыз. Ә Сезнең христиан һәм мөселман һәйкәлләрен торгызуга юнәлдерелгән проектлар һич арттырусыз Татарстан дан тоткан тынычлык һәм татулык кыйммәтләрен ныгытуның мөһим символларына әверелде.
Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр телим».
Шулай ук Владимир Путин Указы белән Минтимер Шәймиевне дәүләт алдындагы казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләде.