РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады.
«Юбилеегыз белән ихлас котлауларны кабул итегез, – диелә телеграмма текстында. – Сезнең тормышыгыз – озын хезмәт юлы, Татарстан Республикасы һәм Ватан хакына актив һәм нәтиҗәле дәүләт эшчәнлеге ул. Сез төбәктәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, Россиянең демократик һәм хокукый нигезләрен ныгытуга, аның уникаль тарихи мирасын торгызуга зур өлеш керттегез. Бүген сезнең белемнәрегез, һөнәри осталыгыгыз, бай тәҗрибәгез Татарстан халкының рухи кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклап калуга, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә, мөһим мәдәни инициативаларны гамәлгә ашыруга ярдәм итә. Сезнең барлык ниятләрегез дә тормышка ашсын!»
Исегезгә төшерәбез, бүген Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Казанга Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны юбилее белән шәхсән котлау өчен килде. «Без бер-беребезне күп еллардан бирле беләбез, без бергә шундый катлаулы юл уздык. Сез, Минтимер Шәрип улы, Россия таянычы булган кешеләрнең берсе. Дәүләт Киңәшчесе», – дип билгеләп үтте Валентина Матвиенко.
Федерация Советы Рәисе Минтимер Шәймиевка Федерация Советына 25 ел тулу уңаеннан истәлекле медаль тапшырды.