Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән Россия Спорт министры һәм Ростов өлкәсе Губернаторы котлады

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин һәм Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев Минтимер Шәймиевка 85 яшьлек юбилее уңаеннан котлау телеграммалары юлладылар.

Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин билгеләп үткәнчә, Минтимер Шәймиевның тормыш юлы үз Ватанына лаеклы һәм фидакарь хезмәт итү үрнәге булып тора. «Сезнең күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез нәтиҗәсендә бүген Татарстан Республикасы иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә, шул исәптән спортны да кертеп, үз казанышларын үстерүне һәм арттыруны дәвам итә. Сәяси зирәклегегез, бай тәҗрибәгез һәм дәүләт мәнфәгатьләренә ихлас тугрылыклы булуыгыз Сезгә Татарстан һәм бөтен Россия халкы арасында югары абруй һәм тирән хөрмәт китерде», - диелә телеграмма текстында.

Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев үзенең телеграммасында ассызыклаганча, Минтимер Шәймиевның җитәкчелек таланты, сәяси зирәклеге һәм дипломатик сәләте, актив гражданлык позициясе – ул «безнең барыбыз өчен дә ориентир, яшь буын өчен максатчанлык һәм ныклык үрнәге».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International