Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев юбилее белән котлаучыларның барысына да рәхмәтен җиткерде

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев аны 85 яшьлек юбилее белән котлаучыларның барысына да рәхмәтен җиткерде.

«Күпьеллык хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу, республиканың яңа тарихына кертелгән уртак, зур эшләрегез өчен рәхмәт сезгә, – диде юбиляр. – Иң мөһименнән башлыйм – 85 яшең тутырганда үзең исән булу никадәр шәп! Миңа калса, юбиляр өчен шуннан да яхшы бүләк була алмый!!!

70 яшемдә: «Юбилей – минеке, әмма еллар – минеке түгел!» – дигән идем. Чыннан да, үземә 85 яшь тулуына үзем дә ышана алмыйм. Эшкә кереп киткәч, бу хакта уйламыйсың да. Һәр көн яңа бурычлар белән тулы, чөнки конкрет эшләр өчен кешеләр алдында җаваплылыкны үз өстеңә аласың. Бу – безнең халык холкында, дип әйтер идем. Мин ышанам ки, безнең көчебез – хезмәт сөючәнлектә, өлкәннәргә, үз Ватаныңа карата карата хөрмәттә, гаилә һәм халык традицияләрен саклап калуда, мираска һәм туган җиргә сакчыл мөнәсәбәттә, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең дәвамчанлыгында, ә иң мөһиме – безнең барыбыз өчен дә кадерле булган дуслыкта һәм татулыкта!

Безгә чын күңелдән ярдәм иткәннәрнең барысына да – олысына һәм кечесенә - бу игелекле эштә ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәт».

Минтимер Шәймиев уртак көч белән никадәр яхшы нәтиҗәләргә ирешә алуга ачык мисаллар китерде.

«Без инде хәзер үк хезмәтебезнең искиткеч җимешләрен күрәбез. Мисал китерәм. Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын дәүләт күләмендә бәйрәм итү турында карар кабул ителде. Без бу зирәк карар өчен ил җитәкчелегенә рәхмәтле. Бу – безнең күп конфессияле илдә дөрес адым. Бу – әһәмиятле, тарихи вакыйга. Мин ышанам ки, монда сезнең белән бергәләп борынгы Болгар шәһәрен торгызуыбыз төп рольне уйнады. Аны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү дөньякүләм эксперт берләшмәсе тарафыннан аны «танылган универсаль хәзинә» дип тануын аңлата. Шулай итеп, бөтен дөньяга тарихи факт танылды: 922 елда безнең ата бабаларыбызның дәүләте – Идел буе Болгары, Россия Федерациясенең хәзерге территориясендә беренчеләрдән булып, Ислам динен ирекле һәм рәсми кабул иткән. Моннан башка Ислам динен югары, дәүләт дәрәҗәсендә кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү мөмкин булмас иде, дип саныйм», – дип нәтиҗә ясады Минтимер Шәймиев.

Юбиляр бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны укыды.

«Искиткеч фикер, гыйбрәт буларак, безгә бөек Тукаебыз: «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын», – дип, моны безгә нәсихәт итеп калдырган. Бу – безнең кулдан килерлек гамәл. Чөнки – Без булдырабыз! Мы можем!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International