Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшинны 75 яшьлек юбилее белән котлады

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында «Фарид Мухаметшин. Виражи судьбы» китабы тәкъдир ителде.

Китапханә фойесында Фәрит Мөхәммәтшин эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмә оештырылган иде.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачев һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, басма ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга  75 яшь тулуга әзерләнгән.

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Дуслык» ордены тапшырды.

«Мин Фәрит Хәйрулла улын 25 ел гына түгел, ә аннан да озаграк беләм, - дип хатирәләре белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов. - Фәрит Хәйруллович бик зур эш башкара. Аның белән бергә 1998 елга кадәр без республика Хөкүмәтендә эшләдек. Бу вакыт эчендә без бер-беребезне яхшы белеп өлгердек. Төрле вазыйфаларда бергә эшләдек. Монда безне «синхронизацияләгән» беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең зур казанышы да бар, һәм менә бу система алга таба да эшләвен дәвам итә. Бернинди аңлашылмаучанлык та юк – Президент Аппараты, Хөкүмәт... бурычлар куелган, һәм барлык мәсьәләләр хәл ителә. Бүген безнең ышанычлы парламентыбыз бар, һәм бу бик җитди эш. Башкарма хакимияткә көчле парламенттан башка эшләү мөмкин түгел!»

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Халыклары ассамблеясе линиясе буенча да зур эш алып бара. «Соңгы елларда без бик зур эш башкардык, һәм нәтиҗәсен күрәбез дә, - диде ул. - Без бу юнәлештә эш алып барабыз. Тынычлыкны һәм татулыкны саклап калу өчен бу бик мөһим эш. Моннан тыш, бер факультатив бурыч та бар – бу бөтен республика буенча шәхси хуҗалыклар өлешендә эш. Болар барысы да бик мөһим. Мин башка юнәлешләр – Фәрит Хәйрулла улының иҗтимагый-сәяси, спорт йөкләнешләре турында әйтеп тә тормыйм. Һәм шулай килеп чыкты ки, бу вакыт эчендә без аның белән бер генә тапкыр да әрләшмәдек! Төрле вакыт булды, ул да минем башлык булды, аннары мин дә башлык булдым. Минемчә, бу да яхшы сыйфат дигән сүз – аның да, минем дә. Бу иң мөһиме – без бер-беребезгә ярдәм итәбез, без үз мәнфәгатьләребез өчен түгел, ә республикабыз мәнфәгатьләре өчен эшлибез. Бүген булган бар нәрсә – уртак хезмәт. Әлбәттә, бездән алда килгәннәр дә күп эш башкарды. Әмма мин Минтимер Шәрипович белән Фәрит Хәйрулла улы белән эшләгән чор – ул үзенә күрә бер дәвамчанлык. Без тамырларыбызны югалтмыйбыз икән, димәк, нәрсә эшләнгәнен дә онытмыйбыз. Шуңа күрә Фәрит Хәйрулла улына шундый уртак эш өчен рәхмәт белдерәсем килә. Һәм бүген сез алып барган юнәлешләр буенча безнең эшләнгән эшләребезгә йөз процент ышанычыбыз бар».

Рөстәм Миңнеханов республика иминлеге өчен алга таба да уртак эшләр теләде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә эшләү хатирәләре белән уртаклашты. «Фәрит Хәйруллович бик тыйнак кеше, – диде Минтимер Шәймиев. – Аның нинди тормыш юлын үткәнен бик азлар гына белә. Бик намуслы һәм әдәпле кеше. Намус белән эшләде, хакимият белән бергә, җаваплылык белән дә сыналды».

Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшинның Әлмәттә, илнең алдынгы нефть төбәкләренең берсендә, озак эшләвен искә төшерде. Нефть районнарында һәрвакыт күренекле кешеләр эшләде, озак еллар СССР нефть сәнәгате министры булган Валентин Шашиннан башлап», - диде ул.

Ул Фәрит Мөхәммәтшинны ТАССР сәүдә министры вазыйфасына ничек чакыруы турында сөйләде – бу планлы икътисад вакыты иде, күп кенә товарларга кытлык күзәтелә иде. Бу тулысынча һәм тулаем ышанырга мөмкин булган тәртипле кеше булырга тиеш иде, һәм Фәрит Хәйрулла улын сайлап алырга туры килде», – дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Әмма киләчәктә Мөхәммәтшинга туган шәһәренә кайтырга туры килде, чөнки бу хакта әлмәтлеләр бик сорадылар. Фәрит Мөхәммәтшин альтернатив нигездә партиянең Әлмәт шәһәр комитетының беренче секретаре итеп сайланды. Бер елдан соң Минтимер Шәймиев аны янә Казанга чакырды, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан ССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары булды.

Минтимер Шәймиев республиканың беренче Президенты итеп сайланганнан соң, Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе вазыйфасына күпчелек тавыш белән сайланган Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын тәкъдим итүе турында да сөйләде.

«Фәрит Хәйруллович республика парламентын бик катлаулы елларда җитәкләде. Бу сәяси көрәшнең чып-чын мәйданы иде. Өстәвенә, без республиканың дәүләт суверенлыгы турында игълан иткәч, референдум үткәрү турында карар кабул иттек. Мәскәүдә анңа суд оештырганнар, - диде Минтимер Шәймиев. - Халык Татарстанның дәүләт статусы турындагы референдумны хуплады һәм бу алгарышлы эшчәнлекнең башы булды. Хокукларыбыз турында белдереп, без барысын да законлаштырдык. Шуннан бирле республика үсеш юлыннан бара».

Ул билгеләп үткәнчә, «Фарид Мухаметшин. Виражы судьбы китабы» бик матур итеп язылган. «Сезнең турында язу җиңел түгел, әмма әйбәт язылган», – диде  Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшинның Әлмәттә озак эшләвен искә төшерде. «Нефть районнарында һәрвакыт күренекле кешеләр эшләде, шул исәптән озак еллар СССР Нефть сәнәгате министры булган Валентин Шашиннан башлап», - диде Минтимер Шәймиев.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин исеменнән котлау хатын укыды.

Тәкъдир итү барышында Фәрит Мөхәммәтшин адресына «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды» дәүләт корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашиннан, РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан, «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Секретаре Андрей Турчактан видеокотлаулар күрсәтелде.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачев Фәрит Мөхәммәтшинга Башкортстанның дәүләт бүләген – Салават Юлаев орденын тапшырды.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин ТР Милли китапханәсенә китапның берничә нөсхәсен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International