Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Идел буенда Россия тарихчылар җәмгыяте бүлеге оештырылды
2013 елның 16 июле, сишәмбе
Бүген Казанда КФУ ның Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе залында РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин рәислегендә Россия тарихчылар җәмгыятенең Идел буе бүлеген гамәлгә кую җыелышы үтте. Анда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Җыелыш башланыр алдыннан, ТР Президенты ярдәмчесе, ТР тарих һәм мәдәният истәлекләрен яңадан торгызу Республика “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова Сергей Нарышкинга “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре “ проектын тәкъдим итте һәм “Яңарыш” фондының эшчәнлеге турында сөйләде.
“Россия тарихчылар җәмгыяте” фәнни иҗтимагый оешмасы 2012 елда, Россиядә Тарих елында төзелгән иде. Ул 1866-1917 елларда эшләгән Рус император тарихчылар җәмгыятенең дәвамчысы санала.
Россия тарихчылар җәмгыятенә РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин җитәкчелек итә. Аның сүзләренә караганда, бүген җәмгыять үз составында тарихи культураны формалаштыручы, тарихны өйрәнүче, тарих белемен тарату һәм популярлаштыру белән шөгыльләнүче дәүләти, дәүләтнеке булмаган эре 50 оешманы берләштерә. Россия тарихчылар җәмгыяте сафларына шулай ук дистәләрчә шәхси затлар да керә. Бүген аларның саны тагын бергә артты. Россия тарихчылар җәмгыяте советы карары белән, аның составына шәхси гаризасы нигезендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кабул ителде. Бүгенге җыелышта Сергей Нарышкин аңа шуны раслаучы таныклык тапшырды.
Казанда төзелгән бүлек - Россия тарихчылар җәмгыятенең төбәкләрдәге икенче вәкиллеге. Беренчесе берничә ай элек Санкт-Петербург шәһәрендә төзелгән иде. Рәис сүзләренә караганда, бүгенге көндә үзләрендә төбәк бүлекләрен төзү турындагы мөрәҗәгатьләрен Россия тарихчылар җәмгыятенә Новгород, Пенза, Тверь, Тула, Киров өлкәләре дә юллаган. “Без җәмгыятьнең төбәк бүлекләре челтәрен ашыгып төзергә җыенмадык. Иң мөһиме – төбәкләрдә тарихчылар җәмәгатьчелегенең инициативасы булуда. Безгә Казан университеты тарихчылары мөрәҗәгать итте. Университет республиканың барлык тарихчыларын берләштерүче яхшы мәйдан булачак”, - дип өметләнә Сергей Нарышкин.
Россия тарихчылар җәмгыятенең Идел буе бүлеге советы рәисе итеп КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов билгеләнде.
КФУ ректоры Илшат Гафуров үз чыгышында бай традицияле Казан университеты Россия тарихчылар җәмгыяте эшчәнлегенә сизелерлек өлеш кертә ала, дип ассызыклады.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз чыгышында зур фәнни-архив потенциалын туплаган Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих, Көнчыгышны өйрәнү, Археология институтлары һәм республикадагы башка фәнни учреждениеләр Россия тарихчылар җәмгыяте эшчәнлегенә лаеклы өлеш кертә ала, дип ассызыклады. Ул әлеге җәмгыятьнең гомумроссия тарихи культурасын формалаштыруда дәүләтнең, галимнәрнең көчен берләштерүдәге роленә тукталды.
Минтимер Шәймиев Республика Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фонды Попечительләр советы рәисе буларак, Татарстанда әлеге фонд тарафыннан алып барылган күләмле эшләр хакында сөйләде. Әлеге күркәм эшкә үз өлешләрен кертүчеләрнең рухи яктан яңаруына игътибар юнәлтте.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия тарихчылар җәмгыятенең Казанда бүлеге төзелүне күптән көтелгән, заман тарафыннан зур сорау тапкан вакыйга дип атады. Аның белдерүенчә, Россия тарихчылар җәмгыятенең Идел буе бүлеге төзелүне Идел буе тарихчыларын берләштерү факторы буларак та бәяләргә мөмкин. Бүлекнең зур фәнни һәм интеллектуаль потенциалга ия булган КФУ базасында оешуы аерым игътибарга лаек. “Уртак көч белән Казан университетында Идел буе тарихчыларын берләштергән традицияләрне яңартырбыз дип уйлыйм”, -ди ул.
Татарстан парламенты рәисе Россия тарихчылар җәмгыятенең тарихи культураны формалаштыруда җәмәгатьчелек белән дәүләтнең көчләрен берләштерүдә, тарихи дөреслекне һәм гаделлекне саклауда мөһим роль уйнавын ассызыклады.
Җыелышта шулай ук Россия тарихчылар җәмгыяте әгъзалары, Россия Фәннәр академиясе әгъзалары, Казан югары уку йортлары һәм ТР Фәннәр академиясе институтлары галимнәре, Идел буе федераль округы университетлары вәкилләре катнашты.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз