Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Салих Сәйдәш ис. Дәүләт Зур концерт залында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы узды. Көн тәртибендә бердәнбер мәсьәлә – Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юлламасы.

Иҗтимагый әһәмияткә ия булу сәбәпле, Дәүләт Советының 35 нче утырышының турыдан-туры теле- һәм радиотрансляциясе оештырылды. Дәүләт Советының рәсми сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә утырышның онлайн-трансляциясен карарга мөмкин иде.

Юлламада Татарстан тормышының төп өлкәләре кузгатылды. Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисадый хәленә җентекле анализ ясады, Татарстан үсешенең стратегик бурычларын билгеләде.

Юлламаның тулы тексты Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында басыла.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, РФ суд органнары, ТР буенча дәүләт идарәсе территориаль органнары җитәкчеләре, ТР Хисап палатасы аудиторлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләрнең һәм бюджет учреждениеләренең, югары уку йортларының җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, дини конфессияләр вәкилләре, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерлары, чит дәүләтләрнең Казанда аккредитация узган дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International