Минтимер Шәймиев: «Яшьләр мирасны саклау өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга өйрәнә»

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген Казанда «Адымнар – белемгә юл» күп телле белем бирү комплексында Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе ачылды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКО Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, «ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре» проектының Россия Федерациясендәге илкүләм координаторы, ЮНЕСКО кафедрасы җитәкчесе, профессор, «ТИСБИ» Идарә университеты президенты Нэлла Прусс, Россия милли музыка музее генераль директоры Михаил Брызгалов һәм башкалар катнашты.

«Адымнар-Казан» мәгариф комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов Россиянең 14 төбәгеннән килгән мәктәп укучылары делегациясен шәрәфле кунакларга тәкъдим итте.

Яшьләр моделендә катнашучыларны ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе сәламләде. Ул ассызыклаганча, Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган форумны уздыруның максаты - безнең ил әлеге Конвенциянең нигезләмәләренә, максатларына һәм бурычларына, кешелекле миссиясенә тугры булуын күрсәтү. «Шуңа күрә без Татарстанда. Кичә пленар утырыш булды, ә бүген Бөтендөнья мирас комитетын яшьләр форматында тәкъдим итәчәкбез. Бу ният нәкъ менә укучыларыбызны Россия Федерациясе буенча, төбәкләр буенча йөртүдән һәм  үзләренең төбәкләрендә булган күренекле мәдәни һәм табигый мирас объектларын билгеләү, ачыклау мөмкинлеге бирүдән, аларга номинацияләр әзерләү  һәм аларны Конвенция шартлары һәм критерийлары буенча яклау өчен мөмкинлек бирүдән гыйбарәт», - диде ул.

Григорий Орджоникидзе хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Адымнар» күп теллеь белем бирү комплексы ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе статусын һәм тиешле сертификат алды.

«Бездә зур вакыйга — хәтта ЮНЕСКО секретариаты ягыннан безгә дус булмаган мөнәсәбәт шартларында да без ассоциацияләнгән мәктәпләр сертификаты һәм статусын ала алдык. Кичә «Адымнар» мәктәбенә ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе статусын бирү турында карар чыкты. Хәзер челтәрдә тагын бер оешма бар, һәм ул иң лаеклысы», — дип билгеләде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз чыгышында: «Яшьләр тармагы очраклы гына барлыкка килмәде. Без һәрчак яшьләргә мирас өчен җаваплылык тапшырырга кирәклеге турында сөйлибез, яшьләр бу җаваплылыкны үз өстенә алырга өйрәнергә тиеш. Яшьләр тармагы безнең уртак инициатива ярдәмендә барлыкка килде. Бу тарихи мизгел иде, бу эш дәвам итә һәм киләчәккә бик нык йогынты ясаячак. Яшьләр моделе - яхшы башлангыч, ул, әлбәттә, киңәячәк. Яшьләр инициативаны үз кулларына алырга, бу хәрәкәткә кушылырга һәм җәмгыятебезнең ышанычлы терәге булырга тиеш».

Ул шулай ук «Яңарыш» республика фонды җитәкчесе буларак 12 ел эшләү дәверендә киң колачлы проектларны тормышка ашыруга: борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызуга, Болгар ислам академиясен төзүгә һәм Изге ананың Казан иконасы соборын торгызуга ярдәм иткән бик яхшы команда туплануы турында сөйләде.

«Без тарихи мирасны торгызу эшләрен оештыру буенча бәяләп бетергесез тәҗрибә тупладык. Мин моны бу өлкәдә алган белем һәм күнекмәләр ягыннан әйтәм. Бу эш бик күпкырлы, безгә тарихны өйрәнергә, фәнни тикшеренүләр, археологик казынулар, төзелеш һәм архитектура һ.б.лар белән шөгыльләнергә туры килде. ЮНЕСКО эксперт оешмалары белән хезмәттәшлек безнең өчен иң катлаулы, әмма кызыклысы булгандыр. Без баштан ук Болгар белән Свияжскны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүне максат итеп куйдык, шуңа күрә барлык эшләр дә халыкара дәрәҗәдә тиешле фәнни ярдәм белән һәм ЮНЕСКОның барлык таләпләрен үтәп башкарылды», – дип ассызыклады ул.

Минтимер Шәймиев Бөтендөнья мирасы комитетының яшьләр тармагы барлыкка килү тарихы турында сөйләде.

«2012 елда Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясенең Россиядә, Санкт-Петербургта беренче тапкыр үткәрелүен белгәч, без, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе ярдәме белән, Комитетның төп сессиясе белән беррәттән, яшьләр сессиясен дә үткәрдек. Әгәр без мирасны  киләчәк буыннар өчен дә саклау белән шөгыльләнсәк, киләчәктә алар болар белән үзләре шөгыльләнә алсын өчен аларны бу мәсьәләрне хәл итүгә җәлеп итәргә кирәк», – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, 2012 елда  Комитет әгъзасы булган 21 илдән Яшьләр моделенә Бөтендөнья мирасын саклау темасы белән шөгыльләнүче 18-25 яшьлек ике вәкил, юнәлешле югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары, яшь галимнәр чакырылган иде. Казанга 16 илдән яшьләр килде.

«Безнең тәҗрибә шулкадәр уңышлы һәм кызыклы булды ки, киләчәктә Яшьләр моделе Бөтендөнья мирасы комитетының һәр елгы утырышы кысаларында үткәрелә башлады. Болар барысы да табигый һәм мәдәни мирасны саклау проблемасына яшьләрнең игътибарын җәлеп итәргә, Конвенцияне, аның ролен, халыкара әһәмиятен тормышка ашыру эшчәнлеген яшьләрнең аңлавына, шулай ук Бөтендөнья мирасы исемлегенә номинацияләр кертү процедурасына ярдәм итә», - дип сөйләде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шулай ук «Белемгә һәм килешүгә юл» – рус, татар һәм инглиз телләрендә белем бирүче күп телле гомуми белем бирү комплексларын булдыру проектын тормышка ашыру турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта Казанда, Алабугада, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Актанышта уңышлы эшләүче 6 комплекс төзелде. Бүген без сезнең белән бу комплексларның беренчесендә – «Адымнар-Казан»да, сез үзегез дә монда нинди яхшы шартлар булуын күрәсез.

Без бу мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләргә, шул исәптән мәдәни һәм табигый мирасны саклау өлкәсендә дә, зур өметләр баглыйбыз. Чөнки алар биредә үзләренең мәдәни мирасын кадерләп сакларга, башкаларның мирасын хөрмәт итәргә, республикада, илдә һәм дөньяда яшәүче халыкларның төрле телләрен, традицияләрен һәм мәдәниятләрен кабул итәргә өйрәнәләр. ЮНЕСКО принцибы буенча, алар белер өчен укыйлар, сәләтле булырга өйрәнәләр, яшәргә һәм бергә яшәргә өйрәнәләр», - дип билгеләде ул.

Чыгышлардан соң чара кунаклары мәктәп китапханәсенә юнәлделәр, анда укучылар үз төбәкләренең мәдәни һәм табигый мирас объектлары номинацияләре проектларын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International