Бүген Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы узды.
Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Дәүләт Советы утырышында Республика Конституциясенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты кабул ителде, аның нигезендә Татарстанның югары вазыйфаи затының яңа атамасы – «Татарстан Республикасы Башлыгы – Рәисе» дип раслана. Закон таләбе буенча депутатларның өчтән икесеннән артыгы тавыш биргән закон проекты башта – беренче укылышта, ә көннең икенче яртысында икенче һәм тулаем кабул ителде.
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, закон проектын тәкъдим итеп, Татарстан Конституциясенең 2 бүлегенә һәм 89 статьясына үзгәреш кертү тәкъдим ителүен, аның нигезендә Татарстанның югары вазыйфаи затының атамасы «Татарстан Республикасы Баәлыгы - Рәисе» булачагын билгеләп үтте. Тулы атамасыннан тыш, кыскартылган вариантны – «Татарстан Республикасы Рәисе»н куллану мөмкинлеге дә күздә тотыла.
Тәкъдим ителгәннәрдән тыш, бүген сессиядә республиканың иң югары вазыйфаи затының мөмкин булган атамалары яңгырады. Мәсәлән, депутат Ркаил Зәйдуллин - «Илбашы», Рамил Төхвәтуллин «Дәүләт Башлыгы» атамасын тәкъдим итте. Марат Галиев, атаманың теләсә кайсы телдә аңлашылырга тиешлеген ассызыклап, татар телендә «Татарстан Республикасы Президенты»н саклап калырга тәкъдим итте, чөнки «Президент» сүзе татар теленә ныклап кергән инде.
Депутат Илшат Әминов ассызыклаганча,«мондый мәсьәләдә компромисс мөмкин түгел». «Залда республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев, минем артта – Татарстанның гамәлдәге Президенты Рөстәм Миңнеханов, һәм аларның һәрберсе Президент буларак сайланды, - диде ул, - мин үз халкым фикерен хөрмәт итәм, Татарстан Конституциясен хөрмәт итәм. Залдагы күпләр акыл белән карар чыгарыр, ә мин йөрәк белән тавыш бирермен».
Депутат Николай Рыбушкин шулай ук Президент постының депутатлар түгел, ә халык кертүен билгеләп үтте, «һәм республиканың югары вазыйфаи заты атамасыннан баш тартканчы, без халыктан сорарга тиеш».
«Бүген без фикер алыша торган тема - гади һәм четрекле, һәм мин сезнең эмоциональ һәм битараф булмаган мөнәсәбәтегезне аңлыйм, әмма без алга барырга һәм карар кабул итәргә тиеш, - дип ассызыклады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов парламент трибунасыннан чыгыш ясаганда, - әйе, без Президент атамасын саклап калу өчен барысын да эшләдек, гәрчә оппонентларыбыз күп булса да, әмма без республиканың иң югары вазыйфаи затын ничек атауны үзебез хәл итү хокукын яклый алмадык». Рөстәм Миңнеханов «алга таба каршы чыгу юлы белән түгел, ә законнар юлы белән барырга» тәкъдим итте. «Бүген карар кабул итәргә кирәк, бу - закон таләбе, - дип ассызыклады ул, - һәрвакытта да без теләгәнчә булмый».
«Без ике срокка республика Президентын сайлый алуыбыз федераль үзәкнең Татарстанга мөнәсәбәте турында сөйли. Ләкин яңа конструкция безгә алга барырга мөмкинлек бирә дип уйлыйм. Татарстан - илнең әйдәп баручы төбәкләреннән берсе: икътисад, социаль-икътисадый үсеш, башка юнәлешләр буенча. Бүген без барлык федераль проектларда да катнашабыз. Безнең ил җитәкчелеге, Хөкүмәт белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Бүген махсус хәрби операция шартларында илебезнең бердәмлеген һәм бергәлеген саклап калу мөһим», - диде Татарстан Президенты.
Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов депутатларга тәкъдим ителгән төзәтмәләрне кабул итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Бу берникадәр һәм миңа ышану да», - диде ул.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шулай ук «республиканың югары вазыйфаи затының тәкъдим ителгән атамасы «Татарстан Республикасы Рәисе» бу вәзгыятьтә мөмкин» билгеләп үтте.
Минтимер Шәймиев Россиянең федератив төзелеше мәсьәләләренә дә тукталды, дәүләт корылышының мондый формадагы тарихи миссиясен искә төшерде. Минтимер Шәймев сүзләренчә, бүген Россиягә яңа территорияләр, ЛНР һәм ДНР республикалары кушылу шартларында Россия федерализмы үзенә бер төрле яңгырый. «Хәзер Россия Федерациясенең бердәмлеге кирәк, һәм бу хәлиткеч әһәмияткә ия, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев, - шулай ук илебез җитәкчелегенә бөтен халык ярдәме кирәк».
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың иң югары вазыйфаи заты атамасыныңтабылган вариантын «компромисс» дип атады. «Әйе, Президент - тотрыклы атама, әмма эштә иң мөһиме - эчтәлек», - дип ассызыклады республика парламенты башлыгы.
Беренче укылышта закон проекты өчен 78 депутат хуплап тавыш бирде, өчесе - каршы. Утырышның беренче тәнәфесеннән соң икенче укылышка төзәтмәләр кертелмәде. Нәтиҗәдә, закон проекты икенче һәм өченче укылышларда да кабул ителде.