Бүген Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел җитәкчесе-2022» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Ел җитәкчесе» конкурсы - хезмәт коллективларына һәм аларның җитәкчеләренә республикабыз үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү өчен яхшы мөмкинлек. Аннары Татарстан Президенты чыгышының текстын китерәбез:
«Узып баручы ел бик катлаулы булды. Без тышкы сәүдә чикләүләре, логистик чылбырлар бозылу, технологияләргә һәм финансларга керү мөмкинлеге ябылуга тап булдык. Иң мөһиме, бу шартларда без бергә, бердәм команда булып эшләдек. Әлеге чакыруларга карамастан, өзлексез эш алып барган, хезмәт коллективларын саклап калган предприятиеләребез җитәкчеләренә рәхмәт әйтәсем килә.
Махсус хәрби операция кысаларында гуманитар ярдәм күрсәтүче, хәрби хезмәткәрләргә һәм волонтерларга ярдәм итүче, мәҗбүри күченүчеләргә һәм качакларга ярдәм итүче предприятиеләргә һәм иҗтимагый оешмаларга аерым рәхмәт сүзләрем. “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәте кысаларында да һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Соңгы 3 айда гына да 635 тонна гуманитар йөк формалаштырылды һәм җибәрелде. Барысынабергәләп тә һәм һәркемгә ярдәмнәре өчен аерым-аерым рәхмәт әйтәм. Аларның күбесе бүген залда.
Бүген безнең төп бурычыбыз - сугышчыларыбызның гаиләләре турында кайгырту. Бу Яңа ел алдыннан аеруча мөһим. Һәр җитәкчедән сезнең предприятиегездән чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә игътибар бирүләрен һәм ярдәм итүләрен сорыйм.
Һичшиксез, хәзерге шартларда оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә зур йөкләнеш туры килә. Бүген алар гаскәрләргә заманча корал һәм техника җибәрүне арттырып, стратегик бурычны үтиләр. Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре коллективларына дәүләтебезнең иминлеген һәм оборона сәләтен тәэмин итүгә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Бернәрсәгә дә карамастан, Татарстан төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен саклап калды. 2023 елга безнең алда макроикътисадый тотрыклылыкны һәм икътисадның тотрыклылыгын саклау, алга таба икътисадый үсеш бурычы тора.
Күрсәткечләрнең тотрыклы үсешен, барыннан да элек, безнең әйдәп баручы тармаклар: нефть-газ химиясе комплексы, машина төзелеше, энергетика тәэмин итә. Россия Президенты В.В. Путин һәм ил Хөкүмәте ярдәме белән сәнәгать предприятиеләре өчен технологик суверенитетны тәэмин итү, импортны алмаштыру һәм җитештерүләрне локальләштерү, яңа технологияләр кертү бурычларын хәл итү өчен шартлар тудырылган.
5 млн тоннадан артык ашлык җыйган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәребезнең казанышларын аерым билгеләп үтәсем килә. Моннан тыш, быел без беренче тапкыр сөт саву буенча 2 млн тонна планканы узачакбыз. Әлеге күрсәткечләр – агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Татарстанда гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү максатында илкүләм проектларны, дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итте. Алар кысаларында без яңа социаль объектлар төзедек һәм ремонтладык - барлыгы 4 мең 271 объект. Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 122 млрд сум бүлеп бирелгән. Киләсе елда без барлык республика программаларын тулысынча гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез.
Шуны да билгеләп үтәсем килә, икенче ел рәттән төзүчеләр республика өчен рекордлы торак күләмен - 3 млн квадрат метрдан артык тапшыра.
Юллар салу өлкәсендә шактый эшләр башкарылган. Юл инфраструктурасы объектларына инвестицияләр 194 млрд. сум тәшкил иткән. Алар төбәк һәм муниципаль юлларны төзекләндерүгә һәм төзүгә генә түгел, эре федераль проектларны гамәлгә ашыруга да юнәлдерелгән: М-12 тизйөрешле автомагистрале, М-7 „Волга“ трассасы участогы, Алексеевск-Әлмәт участогында шәхси инвестор катнашында Шәле-Баулы автомобиль юллары. Өстәвенә, республика тарихында без беренче мәртәбә берьюлы ике зур күпер – Идел һәм Кама аша төзедек.
Бүген залда безнең хөрмәтле ветераннарыбыз бар. Республиканың сәнәгать предприятиеләре нәкъ менә сезнең тырышлык белән төзелде һәм халык хуҗалыгы тармаклары формалашты. Татарстан икътисады үсешенә керткән шәхси өлешегез өчен сезгә аерым рәхмәт белдерәсем килә.
Илебез тарихында катлаулы чорлар булды инде. Без һәрвакыт авырлыкларны лаеклы кабул иттек һәм куелган максатларга ирештек. Бөек Ватан сугышы елларында безнең сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре илнең җиңүенә зур өлеш керттеләр. Быел шундый 18 предприятие „Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар" исеменә лаек булды. Хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлек традицияләре хәзер дә яши һәм киләчәктә дә яшь буынга тапшырылыр, дип ышанам.
Кадерле дуслар! Илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин тирәсендә тупланып, без бөтен авырлыкларны бергәләп җиңеп чыгачакбыз һәм туган Татарстаныбыз өчен нәтиҗәле эшләүне дәвам итәчәкбез».
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе» бәйгесенең иң яхшыларны бүләкләүгә, аларның казанышларын билгеләп үтүгә, аларга иҗтимагый танылуга юнәлдерелүен билгеләп үтте. "Быелгы лауреатлар икътисадның төрле тармакларыннан: машина төзелеше, нефть химиясе, энергетика, төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт, кече бизнес, IT-технологияләрдән. Татарстан җаваплылыктан курыкмаган эшкуар һәм инициативалы кешеләргә бай. Аларның барысын да югары максатлар кую һәм аларның үтәлешенә ирешү берләштерә», - диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры бүгенге көндә финанс, җитештерү, энергетика һәм хезмәт ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт тәэмин итү мөһим, дип билгеләп үтте. "Яңа катлаулы икътисадый шартларда безнең алда Татарстан икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру бурычы тора. Без конкурста җиңүчеләр икътисадның киләчәктә инновацион үсешен һәм Татарстан халкының иминлеге үсешен тәэмин итәрләр дип ышанабыз», - дип өстәде Алексей Песошин.
Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, республика, иң катлаулы чакыруларга җавап биреп, ышанычлы адымнар белән алга бара: «Бүгенге катлаулы шартларда безгә берләшергә һәм килеп туган авырлыкларны бергәләп җиңәргә кирәк».
Ул ассызыклаганча, Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре «Яңарыш» фонды эшчәнлеге кысаларында чараларны тормышка ашыруга зур өлеш керттеләр. «12 ел эчендә без бик зур күләмдә эш башкардык, республика территориясендә истәлекле һәйкәлләрне яңадан торгыздык. Бу республиканың барлык халкының бердәмлеге аркасында мөмкин булды. Күпләр бу изге эшкә кушылды», - диде ул.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Болгарга һәм Свияжскка ел саен 2 миллионга кадәр турист килүенә игътибар итте: «Татарстан, аның тарихы һәм гореф-гадәтләре белән танышкан кешеләр саны арта бара. Бу бик мөһим."
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы 2001 елдан бирле ел саен үткәрелә. Быел 7 номинация буенча бүләкләделәр. Оештыру комитетына конкурста катнашу буенча барлыгы 120 тәкъдим җибәрелгән. 23 җитәкче лауреат булды.