Минтимер Шәймиев Ринат Таҗетдиновны юбилее белән котлады

2023 елның 10 марты, җомга

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының  Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, СССР Дәүләт премиясе, М. Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт премиясе, «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе  Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе узды.

Бөтен халык яраткан артистны 85 яшьлек юбилее белән котларга Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.

Үзенең котлау чыгышында ул: «Без сезнең белән бәхетле буын вәкилләре, безгә бөек актер Ринат Таҗетдинов белән бер үк вакытта яшәргә һәм аның искиткеч актерлык таланты, аның иҗаты белән ләззәтләнергә насыйп булды», - дип билгеләп үтте.

Юбилярга мөрәҗәгать итеп, Минтимер Шәймиев: «Без бүген Сезнең янда – бу күренекле сәхнәдә 100дән артык роль уйнаган актер - тарихи шәхес янында булуыбызга шатбыз. Сезнең эш сөючәнлегегезгә сокланмый мөмкин түгел, Сез инде 60 елдан артык Камал театрында хезмәт итәсез. Халкыбызга озак еллар намуслы хезмәт иткәнегез өчен рәхмәт. Сезнең һәм хезмәттәшләрегез ярдәмендә без сәнгатебезне югалтмадык, без аны уңышлы үстерәбез, көчәйтәбез. Моннан тыш, сезнең кайбер рольләрегез безнең тормышка да тәэсир итте. Мәсәлән, «Баскетболчы» спектаклендә Сез бик искиткеч итеп башкарган Сократ роле безне республикада баскетбол командасы булдырырга этәрде, ә бу команда исә үзен бөтен дөньяга танытты һәм югары нәтиҗәләргә ирешә. Сезнең иҗатыгыз безнең җаннарыбызга үтеп керә һәм безне яхшы якка үзгәртә. Бу - театрның гаять олы көче, безне тәрбияләүче сәнгать көче, бездә өмет һәм илһам уята.

Минтимер Шәймиев Ринат Таҗетдиновка театр сәнгатен үстерүдә зур казанышлары һәм күпьеллык уңышлы иҗади эшчәнлеге өчен республиканың дәүләт бүләген – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International