Бүген Казан Кремлендә «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров һәм «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский катнашты.
««Динамо» җәмгыяте чын массакүләм һәм бөтен халык спорт хәрәкәтенә башлангыч бирде, ул әлегә кадәр бердәм коллектив буларак сакланып калды», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, бүген "Динамо" - Россиянең барлык төбәкләрендә эшләп килүче иң масштаблы спорт оешмаларының берсе. Җәмгыять ел саен төрле дәрәҗәдәге 100дән артык спорт чарасы үткәрә. "Бөтен дөньяга Олимпия уеннарының, дөньяның, Европаның һәм илебезнең күп тапкыр чемпионнары булган динамочыларның исемнәре билгеле", – диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, хәрәкәтне данлауга Татарстан динамочылары да зур өлеш керткән. Алар - чаңгычылар Светга Данилова, Евгения Дементьева, Максим Вылегжанин һәм Андрей Льков; стендта атучылар Светлана Демина һәм Василий Мосин; гимнастлар Анастасия Колесникова һәм Дмитрий Древин; җиңел атлетлар Гөлнара Галкина-Сәмитова һәм Юлия Зарипова; боксерлар Егор Мехонцев һәм Имам Хатаев; дзюдочы Таһир Хәйбуллаев; фехтовагие остасы Марта Мартьянова; йөзүчеләр Яна Мартынова һәм Александр Красных; волейболчылар Сергей Тетюхин, Андрей Егорчев, Максим Михайлов, Екатерина Гамова, Мария Борисенко, Евгения Старцева, Ирина Королева һәм башкалар.
"Спортның уен төрләрендәге уңышлар - безнең аерым горурлыгыбыз. Безнең ир-атлар һәм хатын-кызлар волейбол командалары күп тапкырлар илдә, Европада һәм дөньяда иң яхшылары булды", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук туп белән хоккей буенча «Ак Барс – Динамо» командасының төрле турнирлар чемпионнарын, үләндәге хоккей буенча 20 тапкыр ил чемпионнары «Динамо-Ак Барс» ирләр клубын һәм ике тапкыр ил чемпионнарын, Россия Кубогы һәм Суперкубогы ияләрен «Ак Барс - Динамо» хатын – кызлар клубын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов оешма рәисе Әсгать Сәфәровка, спорт клублары җитәкчеләренә, тренерларга һәм персоналга - «Динамо» төбәк спорт җәмгыятенә җайлы һәм максатчан эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. "Спортчылар югары спорт нәтиҗәләре һәм югары спорт осталыгы күрсәтәләр. Татарстан Россиянең иң спорт төбәге, ә Казан – спорт башкаласы дип таныла. Бу эштә „Динамо“ республика җәмгыятенең өлеше зур", - дип белдерде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада спорт инфраструктурасын үстерүгә һәрвакыт аерым игътибар бирелә. Бүгенге көндә Татарстан спорт корылмалары саны һәм сыйфаты буенча илдә алдынгыларның берсе. Күп кенә объектларда «Динамо» җәмгыяте спортчылары шөгыльләнә һәм ярыша.
"Әлбәттә, безнең төп бурыч – халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга һәм физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. "Динамо" бу бурычны үтәүгә зур өлеш кертә. Барысын да спорт җәмгыятенең гасырлык юбилее белән котлыйм", - дип өстәде республика Рәисе.
Аннары ул берничә дәүләт бүләкге тапшырды. Аерым алганда, күпьеллык нәтиҗәле эше һәм физик культура һәм спортны үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен республика Рәисенең Рәхмәте Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте коллективына игълан ителде. "Кадерле динамочылылар! Сезне чын күңелдән безнең гасырлык юбилеебыз белән котлыйм. безгә җиңүләр яуларга ярдәм итүче һәркемгә зур рәхмәт сүзләре җиткерде», - диде Динамо" ФСО рәисе Әсгать Сәфәров.
"Мин динамочылар хәрәкәтен үстерүдә Татарстан Республикасының нәкъ менә "Динамо" оешмасының аерым ролен билгеләп үтәргә телим. Еллар дәвамында сез алдынгы позициядә торасыз. Мин сезгә рәхмәтле! Татарстанда спортны үстерүгә һәм спорт инфраструктурасын модернизацияләүгә зур игътибар бирелә. Республика бу мәсьәләдә үрнәк булып тора», - дип билгеләп үтте үз чиратында «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский. Ул шулай ук җәмгыятьнең 100 еллыгы елында ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә "Динамо" оешмалары оештырылуын хәбәр итте.
Аннары Анатолий Гулевский «Динамо» җәмгыятенең 100 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләрен Рөстәм Миңнехановка һәм Әсгать Сәфәровка тапшырды.