Минтимер Шәймиев "Бөтенроссия кыр көне – 2023" күргәзмәсендә булды

2023 елның 7 июле, җомга

Бүген Казанда «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев карады. Бу - 6-9 июльдә «Казан Экспо»да узучы илебез агросәнәгать комплексы казанышларының иң эре күргәзмәсе.

Күргәзмәне ачу тантанасы барышында Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзен укыды.

РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, Бөтенроссия кыр көне – авыл хуҗалыгында һәм катнаш тармакларда алдынгы казанышлар витринасы. "Россия агросәнәгать комплексының, һичшиксез, горурланырлык нәрсәләре бар. Узган ел авыл хуҗалыгы җитештерүе рекордлы үсеш темпларын күрсәтте. Яңа чакыруларга карамастан, без зур уңыш җыя алдык, эчке базарны кирәкле әйберләр белән тулысынча тәэмин итә алдык һәм сыйфатлы продукциябезнең шактый күләмнәрен экспортка юнәлттек. Әмма без ирешкәннәребездә туктап калмыйбыз һәм АСКның бөтен тармагының нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне дәвам итәбез", - дип ассызыклады Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Патрушевка Казанның Бөтенроссия кыр көнен уздыру урыны итеп сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, катнашучыларның һәркайсы монда үз җитештерүен үстерү өчен кызыклы тема табачак.

Тантаналы ачылыш кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев АСКның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Аннары «санкция басымы шартларында ватан игенчелекнең эшләве» дигән пленар утырыш узды. Ул «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсе кысаларында узды. Утырыш эшендә РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, федераль ведомстволар, дәүләт компанияләре, тармак берлекләре, фән һәм бизнес вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча ил алдынгыларының берсе булуын ассызыклады. Узган ел аның күләме 334 млрд сумнан артып киткән. Тулаем алганда, республикада илнең авыл хуҗалыгы җирләренең 2 проценты урнашкан, анда авыл хуҗалыгы продукциясенең 4 проценты диярлек җитештерелә. 2022 ел йомгаклары буенча Татарстан сөт җитештерү буенча - 1 нче урында, бәрәңге җыю буенча - 2 нче урында тора, шулай ук ит, йомырка, ашлык һәм шикәр чөгендере җыю буенча унлыкка керә.

Тармак үсеше өстенлекләрен Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев билгеләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2022 елда Россия рекордлы 157,7 млн тонна ашлык, 29,1 млн тонна майлы культуралар, 7,2 млн тонна яшелчә һәм 1,7 млн тонна җиләк-җимеш культуралары җыйган. Министр аграрийларга дәүләт ярдәме турында аерым сөйләде. Мәсәлән, игенчелек өчен компенсацияләү һәм стимуллаштыру субсидияләре кысаларында кораллар, шулай ук яшелчәчелектә һәм бәрәңге үстерүдә ярдәм итү өчен акчалар бар. Әгәр 2022 елда бу максатларга 19,7 млрд сум бүлеп бирелгән булса, ул быел исә 24,2 млрд сум.

Дискуссия барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада агросәнәгать комплексын техник яктан модернизацияләүгә зур игътибар бирелә. 2012 елдан башлап республика программасы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында авыл хуҗалыгы оешмалары 60 млрд сумга 28 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Техника паркын яңарту өчен ел саен республика бюджетыннан 1,8 млрд сум бүлеп бирелә.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз чиратында республикада мелиорация системасын үстерүнең зур потенциалын билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, Минтимер Шәймиев 1970-1983 елларда ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры вазыйфасын биләгән иде. Ул ассызыклаганча, хәтта бүгенге көндә АСК тармагының техник үсешенә карамастан, мелиорация үсеше элеккечә үк өстенлекле әһәмияткә ия. "Безнең республика тотрыксыз игенчелек зонасында урнашкан, аграрийлар вакыт-вакыт корылыкка тап була. Шуңа күрә сугарыла торган җирләрнең мәйданын арттыру - туфракның уңдырышлылыгын арттыруның, димәк, терлекчелекне үстерүнең төп факторларының берсе", - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Киңәшчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International