Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ният илчесе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивален ачты. Фестивальне оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Яңарыш» республика фонды.
Фестивальне уздыру идеясе бер ел элек, «Яңарыш» республика фонды, ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә, Болгарда «Кара пулат» опера-легендасын күрсәтүне оештырганнан соң, беренче тапкыр ачык һавада XIV гасыр тарих һәйкәле – Кара палата диварлары янында барлыкка килә. Фестиваль проекты 2023 елда Президент Мәдәни инициативалар фондының беренче грант конкурсында җиңү яулады.
Фестивальдә Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән һәм Азиядән иҗади берләшмәләр, декоратив-кулланма сәнгать осталары, халык сәнгать кәсепләре осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, модельерлар катнаша.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, "Яңарыш" республика фонды башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, Болгар музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәд Хөснетдинов быел Россиянең 30 төбәгеннән 100 катнашучыны кабул иткән III "Ага Базар" этномәдәни ярминкәсе халыкара халык-сәнгать кәсепләре осталарының эшләрен карадылар .
Фестивальнең тантаналы ачылышы Болгар шәһәрчегендә, Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү хөрмәтенә истәлекле тамга янындагы мәйданчыкта узды.
Фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте.
"Без монда ни өчен булуыбызны һәм нәрсәләр баргынлыгын әле тулысынча бәяләп бетермәдек. Әйдәгез, бүгенге очрашуны истә калдырыйк. Минемчә, хәзер Болгарның изге җирендә яңа күренеш туып килә, бу - дәвер вакыйгсы. Сез беләсез, ЮНЕСКО линиясе буенча ике юнәлеш бар — матди һәм матди булмаган мирасны саклау. Матди мирас - без яңадан торгызган нәрсәләр - Болгар, Свияжск, Казан Кремле. Алар инде бөтендөнья танылдылар. Без моны 10-15 ел элек башлаган идек һәм, бәлки, башкалардан күбрәк тә эшләр башкарганбыздыр. Бу юлны дәвам итәчәкбез. Ә бүген яңа дәверне башлыйбыз — матди булмаган мәдәни мирасны торгызуга керешәбез. Бу эш белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки бу - төрле чорларның халык иҗаты, бу - хикмәт, талант, язмыш, мәдәният һәм һәр халыкның тарихы. Мәсәлән, эпос - халык байлыгы, мәдәни һәм рухи мирас. Бүген без яңадан торгызылган матди мирас һәйкәлләре фонында матди булмаган мирасны торгызу этабын башлап җибәрәбез. Бу - барлык халыкларның барлык өлкәннәренең бурычы: рухи мирасны балаларыбызга тапшыру. Бу эшкә тотынырга кирәк. Гадәттә безнең сүзләр эштән аерылмый. Әгәр дә без әйтәбез икән, без инде эшлибез дигән сүз. Югыйсә, йокы алмый, бу фикер тынгылык бирми, аптырата. Бу - вакыт таләбе, без башка илләрдән калыша алмыйбыз. Без моны башкарып чыгарга сәләтебез җитә. Бер-беребездән өйрәнәчәкбез», - диде Минтимер Шәймиев һәм фестивальдә катнашулары өчен барысына да рәхмәт белдерде.
ТР Дәүләт Киңәшчесе шулай ук быелның маенда Казан федераль университетында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында уздырылган «Төбәкләрнең тотрыклы үсешендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасының роле» панель дискуссиясен оештыручыларга «Яңарыш» республика фондының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Сәхнә алдында печән төргәкләренә уңай урнашкан тамашачылар өчен Миләүшә Таминдарова, җитәкчелегендәге Татарстан рсепубликасы Дәүләт камера оркестры, шулай ук җырчы Алина Шәрипҗанова һәм Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясады.
Аннары Минтимер Шәймиев, аны озата йөрүче затлар, кунаклар һәм тамашачылар фестиваль-вакыйга комплексына күчтеләр һәм Карелия милли театры башкаруында карел-фин шигъри эпосы «Калевала» мотивлары буенча «Куллерво» эпик драмасын карадылар.
«Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Атна дәвамында кунаклар ТР югары уку йортлары һәм ГИТИС студентлары катнашындагы театр лабораториясен, Бишкәк шәһәр драма театрының «Манас» эпосы мотивлары буенча «Манасчы» хикәясен күрә алачак. А. Умуралиева, «Аулак өй-көрәш» әдәби ярышлары, Югары икътисад мәктәбеннән эпос геройларын булдыру буенча мастер-класс, «Гэсэр» бурят эпосы буенча уен презентациясе,«Кубрат хан васыяте» тарихи спектакле, Болгариянең Варна шәһәреннән «Тарихи парк», Олонхо якут театрының «Кыыс Дебилийэ» героик хикәясе, шулай укРоссия, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, Төркмәнстан, Пакстан һәм башка илләрнең әйдәүчеэтнодизайнерларыннан модалар күрсәтү.
Фестивальнең соңгы көнендә тамашачылар XIV гасырның тарихи һәйкәле – Кара палата фонында легендар «Кара пулат» операсын кабат күрәчәкләр.