Минтимер Шәймиев "Мирас һәм традицияләр" күргәзмәсендә булды

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев «Яңарыш: эпос заманча укылышта» халыкара фестивале кысаларында Казан Кремленең күргәзмә залларында ачылган «Мирас һәм традицияләр» декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә булды.

«Декоратив-гамәли сәнгать рәссамнарының иҗади берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырган «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе күптән түгел Мәскәү Кремле музеенда тәкъдим ителгән иде, аннары Казан Кремленә күченде.

Декоратив-гамәли сәнгать рәссамнары иҗат берлеге директоры Сергей Коломийцев һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Наталия Пилюс Минтимер Шәймиевны күргәзмәнең барлыкка килү тарихы һәм катнашучылары белән таныштырдылар. Авторлар шәхсән Минтимер Шәймиевка үз иҗатларын тәкъдим иттеләр.

Күргәзмәнең үзенчәлекләренең берсе – анда тәкъдим ителгән декоратив-гамәли сәнгать юнәлешләренең төрлелеге: лаклы миниатюра, керамика һәм фарфор, таш кисү сәнгате, эмальер сәнгате, металлны сәнгатьле эшкәртү, автор курчаклары, сөяк һәм агачтан сәнгатьле чокып ясалу, корал сәнгате, тирене сәнгатьле эшкәртү, пыяланы сәнгатьле эшкәртү, ювелир сәнгать, сәнгатьле этник бизәкләр, цифрлы графика.

ТР Дәүләт Киңәшчесе тәкъдим ителгән сәнгать әсәрләренә соклануын белдерде һәм аларның илебез халыкларының күп гасырлык декоратив-гамәли сәнгать традицияләрен торгызу үрнәге булуын билгеләп үтте. "Күргәзмә бу көннәрдә Болгарда уза торган фестивальнең төп идеясен – безнең халыкларның рухи мирасын торгызу идеясен көчәйтә », – дип ассызыклады ул һәм күргәзмәне оештыручыларга һәм катнашучыларга иҗади хезмәтләре һәм Татарстан Республикасына игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Экспозициядә хәзерге заманның уникаль әсәрләре: Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Алтай, Мәскәү, Санкт-Петербург; Свердловск, Түбән Новгород өлкәләре; Ненец автономияле округы, Ставрополь крае осталарының һ.б. осталарның 400дән артык эше куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International